Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ӘТИ-ӘНИЛӘР, САК БУЛЫГЫЗ: КАЗАНДА 8 ЯШЬЛЕК КЫЗНЫ КӨЧЛӘГӘННӘР

Кичә, 11 нче декабрь, сәгать кичке 4-ләр тирәсендә Казанның Побежимов урамындагы йортларның берсенең чормасында бер ир-ат 8 яшьлек кызны көчләгән, дип язалар социаль челтәрләрдән файдаланучылар.Көчләү...

Кичә, 11 нче декабрь, сәгать кичке 4-ләр тирәсендә Казанның Побежимов урамындагы йортларның берсенең чормасында бер ир-ат 8 яшьлек кызны көчләгән, дип язалар социаль челтәрләрдән файдаланучылар.
Көчләүчене эзлиләр. Зыян күргән кызның сүзләренә таянып, җинаятьченең фотороботы төзелгән.

Көчләүдә шикләнелүчене түбәндәге билгеләр буенча танып була. Зәңгәрсу күзле, уртача гәүдәле, буе якынча 160 сантиметр, караңгы төстәге куртка, кара свитер, ак сызыклы кара башлык, джинсы чалбар, кара ботинкалар, коңгырт пирчәткәләр кигән. Сул колагы астында бөркет сурәтле татуировка. Шушы кеше турында берәр мәгълүматы булган кешеләрнең (843) 221 45 02; 221 45 03; 9274264166 телефоннары буенча шалтыратулары сорала.
ӘТИ-ӘНИЛӘР, САК БУЛЫГЫЗ!
Балагызга саклану чараларын өйрәтегез!
1. Шикле машиналарга утырырга ярамаганын аңлатыгыз.
2. Караңгы якта, кыш көннәрен бигрәк тә баланың үзен генә йөртмәгез. Мәктәптән каршы алырга, озатып куярга тырышыгыз.
3. Кеше сирәк йөрүче урыннарны урап узарга, яктыртылган урамнардан кайтырга кушыгыз.
4. Һәрдаим шалтыратып кайда икәнлеген белешеп торыгыз. Баланы кая барасын, кем белән буласын җиткереп торырга гадәтләнегез.
5. Зуррак балаларга үзеңне саклауга юнәлдерелгән берничә хәрәкәт күрсәтсәгез дә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев