Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әти-әниләр уку әсбаплары өчен күбрәк акча тоткан

Быелның июль аенда беренче сыйныф укучысы өчен канцелярия товарлары җыелмасына уртача чек 712 сум булган.

Быелның июль аенда беренче сыйныф укучысы өчен канцелярия товарлары җыелмасына уртача чек 712 сум булган. Бу узган елгы белән чагыштырганда 55 процентка күбрәк. Россиянең бер IT-компаниясе уздырган тикшеренү шуны күрсәткән.

Белгечләр фикеренчә, әти-әниләр балалары өчен сыйфатлырак, кыйммәтрәк товарлар сайлый башлаган. Әйтик, пеналны узган ел якынча 500 сумга алган булсалар, быел аның 799 сумлыгына өстенлек биргәннәр. Ә көндәлеккә уртача 142 сум акча тотканнар. Бу узган елгыдан 34 процентка күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев