"Әти-остаз" яхшымы, әллә "әти-дус"?

Әти кеше кем ул? Икенче әни түгел. Әнине алыштыручы да була алмый, әлбәттә. Әти – әти инде ул. Әти кешенең тәрбия эшендә ни дәрәҗәдә катнашуына карап, баласының нинди шәхес буларак җитешәчәген фаразлап була.

Бала әтисе белән горулансын өчен...
Үзегез өчен ниндидер бик мөһим нәрсә эшләдегез, ди. Әмма ничек кенә тырышсагыз да, нәрсәдер барып чыкмый. Якыннарыгыз сезне: “Йә, эш дип, юкка борчылма”, - дип юата. Шул чакта әти кеше сүз ала: “Тукта, нигә бик тиз борының салындырдың әле? Булмый дип, кулың селтәргә ашыкма. Тагын бер адым ясап кара. Син булдырачаксың!” - ди. Кайсы сүзләр мөһимрәк? Бала өчен әти кешенең үзенчәлекле урынын менә шулайрак күзалларга була.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, балалар үз әтиләрендә уйлап эш итү, акыл, проблемаларны хәл итә алуы һәм бөтен гаилә өчен җаваплылык кебек сыйфатларын югары бәяли. Чын ир-егетләргә дә нәкъ менә шундый сыйфатлар хас. Әниләр – игелек, мәрхәмәт ияләре булса, көчле һәм кыю йөрәкле әтиләр теләсә кайсы вакытта ярдәмгә киләчәк һәм яклаячак. Һәрбер балага әтисен хөрмәт итү, алар белән горурлану мөһим.

Гаиләдә әти булмаса...

Малай өчен әти кеше – үзен ирләрчә тоту өлгесе. Кечкенә малайлар өчен бигрәк тә, ир-егетләрчә үсүнең бердәнбер юлы ул. Монда бик кирәкле психологик төсмер бар. Бу механизм эшләп китсен өчен, малай үз әтисен якын күрергә, аның белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Әгәр, берәр төрле сәбәп аркасында, болар юк икән, ул әнисе һәм гаиләдәге башка хатын-кызлар җырын көйли башлый.
Әгәр әти кеше гаиләдә яшәмәсә, ул чагында нәрсә эшләргә? Малайны чын ир итеп үстереп булмаячакмы? Була. Моның ике юлы бар. Беренчесе: балага әтисе образын уйлап чыгарырга һәм аның турында беркайчан да начар итеп сөйләмәскә кирәк. Юк, ялганларга түгел, ә әти кешенең яхшы якларына басым ясарга, начарлары хакында әйтми калырга. Икенчесе: малайны икенче бер якын ир-ат, мәсәлән, бабасы белән ныграк аралаштырырга кирәк.
Кыз балага әти тәрбиясе кирәк түгел, дигән сүз түгел бу. Кызлар өчен дә әтиләр – ир-ат үрнәге булып тора. Аннан тыш, ул – яклаучы, саклаучы да. Бәләкәйдән әтисе мактап үстергән кызларның үз-үзенә ышанычлары зуррак була.

Бала үскән саен әти кеше “үзгәрә”

Бала нинди яшьтә булуга карап, әти кешенең вазыйфасы нинди булуны шәрехлик.
Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, әтисенең аның белән күпме вакыт үткәрүе мөһим. Ул аның белән уйнасын, китап укысын, саф һавада йөрсен, ниндидер кирәкле эш белән шөгыльләнсен. Гаиләдә бердәмлек ничек кенә бәйләнсә дә, балалар әтиләре белән бергә-бер калып аралашуны, аның белән ниндидер уртак эш башкаруны да (мәсәлән, балыкка бару, сяхәткә чыгу һ.б.) телиләр.
Яшүсмер өчен әти аеруча кирәк. Бу чорда әти кешенең ныклы карашы, үз-үзенә ышанычы, ихтыяр көче һәм тәвәккәллеге кебек бик кирәкле сыйфатларга игътибар итә башлыйлар.
Өлкән сыйныф укучылары өчен, әти белән бергә вакыт үткәрүдән битәр, җитди темаларга әңгәмәләр, фикер алышуларга ихтыяҗ арта. Бу яшьтә дөньяга караш формалаша бит. Ә бала өчен иң абруйлы зат – нәкъ менә әти кеше инде.
Бала олыгайган саен әти кешенең функциясе арта бара. Аңа инде әтисе үрнәген күрү мөһим.

Тәрбия ысуллары

Әти кешенең тәрбия ысулларын психологлар 4 төргә бүлә:
1. Җитәкче. Мондый әти әмер бирә, сораштыра, җәза бирә, кичерә һәм күзәтчелек итә.
2. Остаз. Аңлата, сорый, киңәш бирә, фикер алыша.
3. Дус. Барысын да бала белән бер тигезлектә эшли. “Сугыш уены”н уйный, бераз шаярып ала һ.б.
4. Чит кеше. Бала тормышына бөтенләй катышмый. Бу вазыйфаны йә әнисенә йөкли, йә “бала үзен-үзе тәрбияләргә тиеш” дип саный.

Кайсы яхшырак соң?

“Җитәкче” ысулы бала кечкенә вакытта гына кулланышка яраклы. Яшүсмер чакта ул низаглар китереп чыгарырга мөмкин. Чөнки аңа таләпләрнең нигезле икәнлеген дәлилләү мөһим. Урынсыз боерыкларга аның күңелендә табигый ризасызлык туа.
“Дус” ысулы яхшымы? Чынлыкта, юк. Бала өчен әтисенең абруе бик мөһим. “Яшьтәш” итеп кабул ителгән әти балага тиешле тәрбияне бирә алмый. Тик бала мондый “дус”ны бик шатланып кабул итә. Чөнки әнисе барысын да рөхсәт итмәскә мөмкин бит.
Мөгаен, иң уңайлы ысул: “остаз”дыр. Ул әти кешенең бала тормышында турыдан-туры катнашуын, түземле аңлатуын, урынлы җәза бирүен, аерым уңышлары өчен бүләкләүне, килеп чыккан мәсьәләләрне бергәләп хәл итүне күздә тота.
Менә шундый җаваплы эш ул – әти булу. Җаваплылык авырлыгы сезне аталык бәхетеннән мәхрүм итмәс, улыгыз яки кызыгызның сезгә төбәлгән карашларын дөньядагы бернәрсә дә алмаштыра алмас!



Инна ИДРИСОВА, югары категорияле психолог



Чыганак: "Гаилә һәм мәктәп" журналы
1

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: