Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Боз өстенә кайчан чыгарга ярый?

Ачык сулыкларда тимераякта шуу өчен боз катламы 25 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.

Ачык сулыкларда тимераякта шуу өчен боз катламы 25 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай дип кисәтә. Бер кешене 10 сантиметр калынлыктагы боз күтәреп тора ала. Ә менә курыкмыйча тимераякта шуу өчен бозның кимендә 25 сантиметрлы булуы мәҗбүр. Боз өстенә автомобильдә чыгу өчен аның 35 сантиметрга җитүен көтәргә кирәк. Бозның ныклыгын аның төсенә карап та билгеләргә мөмкин. Әгәр ул зәңгәрсу яки яшькелт төстә һәм үтәкүренмәле икән, бозга курыкмыйча басарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев