Төлке хәйләсе [татар халык әкияте]

Бер кеше бар иде, балык тотып кайтып барганда, аңа Төлке очрады. Бу кеше Төлкене дә букчасына тотып салды.
 Төлке килә-килә, букчаны тиште, башта балылкарны ташлап бетерде, аннары үзе букча тишегеннән төшеп калды. Бер кибән башына менеп, балыкларны ашый башлады. Төлке янына бер Аю килде: “Бер кылчыгын булса да бирче”, диде. Төлке бирмәде: “Мин аларны әнә теге бәкедән тоттым!”, диде. “Ничек тоттың?”, дип сорады Аю. “Койрыгыма кызау бәйләп, бәкегә тыгып тордым, балыклар үзләре кереп тулды”, диде Төлке.
Шулай дигәч, Аю да койрыгына кызау бәйләп, бәкегә китте. Менә бер хатын суга килде. Аны күргәч, Аю тора башлады. Тик ул арада аның койрыгы шатырдап бозга каткан иде. Аю койрыгын өзеп качып китте.
Ә баягы кеше өенә кайтып җитү белән хатынына кычкырды: “Иске тунны утка як, төлке тоттым!”, диде. Аннары Төлкене өйгә алып керик дип карасалар, ни Төлке юк, ни балыклар юк. Ул арада иске тун да янып бетте.
Шуңа күрә дә: “Булыр-булмаска ышанып, бар булганыннан аерылма!”, дигәннәр дә инде.
төлке

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: