Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәрбия турында уйлану

Еш кына без тәрбия хакында балалар үсеп җиткәч кенә уйлана башлыйбыз. Күп кенә ата-аналар балаларының тәрбиясезлеген матди сәбәпләрдә генә күрәләр.Кайберләре “тагын нәрсә кирәк соң?” дип тә өстәп куял...

Еш кына без тәрбия хакында балалар үсеп җиткәч кенә уйлана башлыйбыз. Күп кенә ата-аналар балаларының тәрбиясезлеген матди сәбәпләрдә генә күрәләр.


Кайберләре “тагын нәрсә кирәк соң?” дип тә өстәп куялар. Алар балаларын акча түләп институтларда, университетларда укыталар, аларга машина сатып алалар. Зарланганда, ата-аналары бала өчен күп тырышуларын белдереп, болай диләр: “төннәрен дә йокламадым”, “үзебез турында уйламадык та, барысы да балалар өчен булды”, “балаларны әйбәтләп үстерер өчен, ике эштә эшләдем”. Дини тәрбиягә килсәк, күп кенә ата-ана аңа игътибар да итми. Монда инде үсеп килүче буынның нинди булачагы күренеп тора. Баланы матди яктан тәэмин итү мөһим булса да, рухи тәрбия әһәмиятлерәк. Тормыштан мисаллар китереп, моны сезгә дә исбамлап күрсәтәбез.


Акча гына дөрес тәрбияне булдыра алмый.


Бер иске танышым үзенең вакыйгасын менә болай сөйли башлый: “Минем балам башкалардан ким булмасын дип барысын да эшләргә тырыштым”. Бу купшы гына киенгән бер ханым булып чыкты. Элегрәк тә бу хатын белән күрешкән бар иде. Ул үзенең яхшы эше белән бик горурланды. Ул уңышлы гына бай кешегә кияүгә чыкты. Чыннан да, аның ире тәрбияле булды, хатынын бик хөрмәт итте. Аларның малайлары туды. Аның тууы шатлыклы вакыйга булды. Баланың теләсә-нинди теләген үтәү аның шәхес буларак бозылуына сәбәп була. Бу бәндәләр белән дә әнә шулай килеп чыга. Бу вакыйганы тулы килеш сөйләүнең әһәмияте юк. Чөнки ул башка күптөрле вакыйгаларга охшаш. Бала үскән саен, әхлагы начарлана бара. Тормышының төп максаты – нинди юллар белән булса да акча табу. Тора-бара, ул бала наркотиклар сату белән шөгыльләнә башлады. Ахыр чиктә, ул тоткын булды, хәзер төрмәдә утыра. Бер яктан караганда, ана кеше баласы башкалардан ким булмасын дип барысын да эшләде. Чыннан да, балага тагын нәрсә кирәк соң? Бар да җитәрлек булгач, аңа тагын нигә акча кирәк булган? Монда күптөрле соралар туа, ләкин барысына да акча гына дөрес тәрбияне булдыра алмый дип җавап бирәбез.


Акчасызлык та начар йогынты ясый.


Акча – бөтен яманлыкның тамыры дигән фикер калмасын өчен башка очракны да карап үтик. Монда сүз ярлы гаилә турында бара. Алар хәерчелекнең чигенә җиткәннәр инде. Әнисе берничә җирдә идән юучы булып эшли. Әтисе айныган вакытта шабашкаларда катнаша. Бу гаиләдә үскән 4 бала ата-аналарын кайвакытта айнык килеш тә күрәләр. Ләкин соңгы вакытта ата-аналарының айнык көннәре сирәгәя бара. Хәзер инде бу балалар да тәмәке тарталар, эчәләр һәм клей кулланалар. Монда нәрсә әйтергә була соң? Мондый рухсыз һәм акчасыз шартларда булачак җинаятьчеләр тәрбияләнә. Монда тәрбия турында әйтеп тә торасы юк. Бу бичара балалар кечкенә вакыттан ук урамның кыйгый кануннарын беләләр. Күргәнебезчә, балаларга кирәгеннән тыш ярату булган кебек аларга игътибар булмауда яхшы нәтиҗәләргә китерми. Акчасызлык та начар йогынты ясый икән. Дөресен генә әйткәндә, бала тәрбиясендә матди як зур роль уйнамый.


Чарасызлыктан чыгу юлы бармы?


Урта хәллеләр дә балаларының тәрбиялелеге белән мактана алмыйлар. Мисалларны күп итеп китерергә була. Тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, балалар турында оныталар. “Иң мөһиме, - диләр күбесе, - балалар тук, киенгән булсыннар”. Балаларын яраткан аналар балаларын матди яктан тәэмин итәр өчен күп көч куялар, ләкин балаларыннан бер файда да күрмиләр. Еш кына була торган өстәл янында салгалап алу балаларда “эз генә ярый инде” дигән фикер уята, аннары ата-ана өчен көтелмәгән хәл була: балалары эчкече яки наркоман булып китәләр. Гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки “ни чәчсәң, шуны урырсың”. Баланы ашатканда, күбебез балага рухи ризык та кирәклеген уйламыйбыз. Шундый тәрбия булмагач, тискәрү нәтиҗәгә ирешәбез. Чарасызлыктан чыгу юлы бармы? Бу сорауга җавапны динебез бирә.


Рухи тәрбия генә тыныч картлыкка китерә.


Балага ата-анасы биргән рухи тәрбия генә чарасызлыктан бердәнбер котылу юлы. Баланы бозыклыктан, наркоманиядән, эчкечелектән котылу өчен балага дини тәрбия бирергә кирәк. Бу буш сүзләр генә түгел. Кызганыч ки, тәрбиясез балаларга ата-ананың игътибарсыз булуларын еш кына күрергә була. Ләкин мин башка төрле мисал китерергәтелим. Бу вакыйганы мин үзем дә күзәттем.


Әлеге вакыйга “Азу” кафесында була. Анда 130 казанлы өчен хәйрия ашы уздырыла. Җыелган халык алдында Сукыргар җәмгыятенең җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Анда төрле мөнәҗәтләр әйтелде һәм җырлар җырланды. Барысы да мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның килгәнен көттеләр, чөнки ул башта Төркмәнстан президентын каршы алу чарасында катнашкан. Шуңа карамастан, мөфти хәзрәт килгән. Ул вакытта мин мөфтинең әнисе Рәшидә абыстай белән бер өстәлдә утырып торам. Залга кергәч, мөселманнарның башлыгы башта күзе белән әнисен эзли. Башта килеп, әнисе белән исәнләшә. 30-35 минуттан соң әнисе белән аңа хөрмәт күрсәтеп саубуллаша. Без аңа гаҗәпләнеп калдык. Мин балаларын яхшы тәрбияләгән ана янында утыруым белән горурландым. Мин ул гаиләне яхшы беләм, хәтта динсезлек елларында да ислам тәрбиясе хакында онытмаган. Балалары кечкенә вакытларыннан ук намаз укыдылар. Нәтиҗәсен инде күреп торабыз. Бу вакыйганы сөйләп, мин тагын бер кат сезнең игътибарны рухи тәрбиягә һәм аның уңай нәтиҗәсенә юнәлтәсем килә.


Нәтиҗә


Теләсә-кайсы матди керем дә тәрбия өлкәсендә уңай нәтиҗә бирмиләр, әгәр рухи тәрбия булмаса. Ничек яшәүгә карамастан, дини гаиләдә әхлаклы балалар туа.


кыз бала


Мәликә Гыйльметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев