Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иман: Тәсбих алдым кулыма...

Фото: pixabay.comТәсбихны (гарәп теленнән дога кылу дип тәрҗемә ителә) безнең илгә Зөлкарнәй патша (Александр Македонский) бик күптәннән Фарсы иленнән алып кайта. Безнең эрага кадәр 2 гасырда ук инде...

Фото: pixabay.com
Тәсбихны (гарәп теленнән дога кылу дип тәрҗемә ителә) безнең илгә Зөлкарнәй патша (Александр Македонский) бик күптәннән Фарсы иленнән алып кайта. Безнең эрага кадәр 2 гасырда ук инде аның Һиндстанда кулланылуы да мәгълүм. Тәсбих ислам динендә генә диючеләр, нык ялгыша. Ул дөньяда киң таралган барлык диннәрдә дә бар.
Ләкин саннарының төрле булуы белән генә аерыла. Мөселманнарда ул бер җепкә тезелгән 99 төймәдән (хөрмә төше, үсемлек орлыгы, асылташ) тора. Аллаһның безгә билгеле булган күркәм исемнәре дә 99 бит. Төймәләр саны шуның белән аңлатыла. Йөртергә җайлы булсын өчен, кайбер тәсбихларда 11 яки 33 кенә төймә. Ләкин аларда да шул “Сөбехәнәллаһи”, Әлхәмдулилләһи” һәм “Аллаһү әкбәр” 33шәр тапкыр кабатлана. Тәсбих сүзе изге китабыбыз Коръәндә дә 100 тапкыр искә алына. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанган мөселманнар терек һәм терек булмаган табигатьтә бар нәрсә дә аны мактап, тәсбих әйтә диләр.
Тәсбих тарту сәламәт булырга да ярдәм итә. Ул хәтерне ныгыта, кәефсезлектән, эч пошудан коткара, баш авыртканда, борын тыгылганда да булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев