Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН, РОБЕРТ АБЫЙ!

 Бүген яраткан шагыйребез Роберт абый Миңнуллинның туган көне. Ә балачакны аның шигырьләреннән башка күз алдына да китереп булмый! Дөрес, ул өлкәннәр өчен дә шигырьләр яза. Аның сүзләренә язылган...

 

Бүген яраткан шагыйребез Роберт абый Миңнуллинның туган көне. Ә балачакны аның шигырьләреннән башка күз алдына да китереп булмый!
Дөрес, ул өлкәннәр өчен дә шигырьләр яза. Аның сүзләренә язылган җырлар да бик күп. Әмма ни дисәң дә, Роберт абый балачак иленнән! Сабыйлар күңелен аңлап, аңа үтеп керердәй юллар табып, тәмле итеп яза Роберт Миңнуллин. “Шигырь яраткан балалар Булалмый начар”, - ди ул. Роберт абый шигырьләрен укып, яттан сөйләп, шигърияткә гашыйк булып, ничә буын тәрбияләнде икән?! Бүгенге көндә дә яраткан шагыйребез дәртләнеп иҗат итә, безне сөендерә. Роберт Миңнуллин озак еллар “Сабантуй”да хезмәт куйган шәхес тә әле ул. Бүгенге көндә ул башкарган эшләрне дәвам итә алуыбыз белән без бик горурланабыз.
Хөрмәтле Роберт абый! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат дәрте телибез.

Роберт абыйның шигырьләре:


Балалар өчен шигырьләр


Уймак шигырьләр


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев