Туган тел көнен 175 нче мәктәптә үткәрдек

26 апрель – татар шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан, белем йортларында бәйрәм чаралары үтте. Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә узган шундый чарада без дә катнаштык. Укучылар, укытучылары ярдәме белән, бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Мәктәп фойесында балаларның кул эшләреннән торган күргәзмә оештырылган иде. Монда Гали белән Кәҗәне дә, Бала белән Күбәләкне дә, Су анасы белән Шүрәлене дә очратырга була. Тукай әкиятләрендәге геройлар кайсы – камырдан, кайсы тукымадан яисә кәгазьдән эшләнгән. Ә мәктәп китапханәсендәге рәсем күргәзмәсендә Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр белән танышырга мөмкин. 3 "А" һәм 3 "Б" сыйныфы укучылары Габдулла Тукай шигырьләрен ятлаганнар.
175 нче мәктәп укучылары «Сабантуй» журналын яратып укый. Татар теле, уку дәресләрендә журналны кулланып, үсеп килүче буында татар теленә кызыксыну уятуда укытучылар тарафыннан зур эш алып барыла. Мондый чараларда без, редакция хезмәткәрләре, бик теләп катнашабыз. Г.Тукай туган көнендә мәктәпкә килүебез дә юкка түгел. Шагыйрь булудан тыш, Тукай журналист та булган бит әле. Очрашу вакытында да, укучылар «Кем ул журналист?» дигән сорауга җавап эзләделәр, «Сабантуй» журналындагы сәхифәләр, бәйгелләр турында тәфсилләп сөйләдек.
175 нче мәктәптә дә каләм чарлаучы укучылар, әкият язучылар барлыгын ачыкладык. Ә журналист үз язмаларын кая теркәп бара? Әлбәттә, куен дәфтәренә. Очрашуның икенче өлешендә балаларны хезмәттәшебез Аида Яруллина куен дәфтәре ясарга өйрәтте. Укучыларга истәлеккә журнал да бүләк иттек.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?