Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган телләр айлыгы

"Сабантуй" журналы,  Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе белән берлектә, “Туган телләр” айлыгы игълан иткән иде.

"Сабантуй" журналы,  Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе белән берлектә, “Туган телләр” айлыгы игълан иткән иде. 10 февральдән татар халык шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан гимназия укучылары арасында рәсемнәр һәм иҗади эшләр бәйгесе башланып киткән иде.

16 февральдә укучылар гимназия китапханәсендә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире  Зилә Хөснетдинова белән очрашты. Очрашуда баш мөхәррир татар басмаларындагы өстәмә мультимедиа белән таныштырды, журнал чыгару серләре белән бүлеште. Укучылар да үзләренең сорауларын бирделәр. Иң активлар “Сабантуй” журналы белән бүләкләнде. Балалар “СалаваTik”ларга кушылып татар халык җырлы-уены “Чума үрдәк, чума каз”ны җырлады.

Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Казан шәһәре мәктәпләре арасында “Сабантуй” журналына язылучылар саны буенча беренче урында тора. Биредә 2021 елның беренче яртыеллыгына журналга 113 укучы язылган. Иң күп язылучы 3 “В” сыйныфына  (сыйныф җитәкчесе - Сәвия Ашрапова) Зилә Хөснетдинова өстәл уены һәм китап тапшырды. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев