Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тышлыкта – уен!

"Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!

"Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә! Аны дуслар яки гаилә белән, сыйныфта яисә өйдә дә уйнарга була. Бергәләп күңел ачу, вакытны кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бу!

Уйный-уйный белем тупларга яратучылар өчен "Сабантуй" бу юлы бик күп кызыклы биремнәр әзерләде. Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган махсус уен дисеңме, калькулятор кебек җитез санарга өйрәтүче менталь арифметика биремнәрен әйтәсеңме, милли бизәкләргә тукталасыңмы - һәркайсы аерым игътибарга лаек!

Милли димәктән, март санында "Милли сәяхәт" сәхифәсе украин халкы белән таныштыра. Укучылар украиннар күпләп яшәгән Кырымда да "кунак булачак".

"Бишле шоу" сәхифәсендә - үзебезнекеләр. "Салават күпере" һәм "Сабантуй" журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән редакция медиапроектларында чыгыш ясаучы балалар көч сынаша. Кем "бишле"гә күбрәк лаек булыр - редактормы, балалармы? Моны журналны укып һәм видеоны карап белергә мөмкин.

Әйе, "Сабантуй"ның һәр сәхифәсен диярлек укып кына түгел, Youtube каналдан карап та була. Моның өчен телефоныгыздагы махсус сканерны журнал битендәге куар-кодка юнәлдерергә генә кирәк! Шулай эшләсәгез, "Сабантуй" белән бергә левитация турында искиткеч тәҗрибә, керпенең ни өчен капкорсак булуы хакында кызыклы видео карый алырсыз, Сәйдәш остаханәсендә чуклы аскуйма ясарга өйрәнерсез, сәнгатьле сугышның нәрсә икәнлеген белерсез, режиссер һөнәре белән якыннанрак танышырсыз. Кыскасы, "Сабантуй" белән үткән вакыт кызыклы гына түгел, файдалы да булыр!

Журналны тизрәк күрәсегез, укыйсыгыз киләме? "Сабантуй"га һәр айдан башлап язылырга мөмкин. Шулай ук журналны сату нокталарыннан да таба аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев