Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Уен сәгате

Август – җәйге каникулның соңгы ае. Әйе, кызганыч. Ләкин бер ай эчендә син әле дусларың белән рәхәтләнеп аралашып, уйнап өлгерә аласың! Тизрәк без тәкъдим иткән уеннар белән таныш!

Интервью

Әлеге уен зур компанияләр өчен. Уен барышында аралашу күнекмәләре үсә, үз-үзеңә ышаныч арта.

Кагыйдәләр:

Иң элек алып баручыны – журналның баш мөхәррирен сайлыйлар.

Алып баручы исә журналистлар командасын булдыра. Уенчыларга кәгазь һәм каләмнәр таратыла. Һәр «журналист» 10 минут эчендә калган балалардан интервью алырга тиеш. Ул төрле темаларга булырга мөмкин: хыял-максатлар, яраткан шөгыльләр, йорт хайваннары, бармы-юкмы һ.б. Барлыгы 4-5 сорау бирәлә. Журналның баш мөхәррире җиңүчене сайлый. Уенны кабат үткәргәндә уенда катнашучыларның вазифалары үзгәрә.  

 

Ике хакыйкать һәм бер ялган

Уен мантыйкны һәм күзаллауны үстерә, үзара аралашу күнекмәләрен ныгыта.

Кагыйдәләр:

Барлык катнашучылар да түгәрәк ясап утыралар һәм үзләре турында өч факт уйлап табалар. Аларның икесе – дөрес, ә берсе ялган булырга тиеш. Һәркем чират буенча уйлап тапкан фактларын әйтеп чыга. Калган уенчылар, үзара сөйләшеп-киңәшләшеп, шуларның кайсы дөрес, кайсы ялган икәнен ачыклый. Уенның максаты – ялган фактларны белү һәм үзара якыннанрак танышу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев