Уенчыкларны... ташлар вакыт та җитте!

Бала үсә барган саен, аның уенчыклары арта бара. Хәтта куяр өчен урын да җитми башлый. Күп кенә әти-әниләр аларны шунда ук ташлау ягын карый. Тик болай эшләү дөресме соң?

 
Шәхси әйберләр. Безнең һәрберебезнең “үземнеке” дип атаган әйберләре бар. Әгәр кем дә булса безнең шәхси әйберләргә кагылса, без моңа бик кискен тәэсир итәбез. Әти-әнисе сабыйның уенчыкларына аның рөхсәтеннән башка кагылса яки ташласа, сабый да шундый хисләр кичерә.
Тормыш вак-төякләреме? Сабыйларның проблемалары безгә вак-төяк булып тоела. Күп кенә әти-әниләр балаларының тик торганда көйсезләнә, дип саный. Ничек инде ниндидер ватылып беткән уенчык өчен борчылып булсын, дип уйлый алар? Ләкин бар кешенең психикасы бертөрле диярлек. Балалар әле күп әйберне аңламаса да, аларга үз-үзләрен контрольдә тоту авыр. Ләкин хис-кичерешләр яшькә бәйле түгел шул.
Җыештыру. Ләкин кирәкмәс әйберләрдән вакытында арына да белергә кирәк. Чөнки яңалары өчен урын да калмаска мөмкин. Әмма сабыйның хисләрен яраламас өчен нишләргә соң?
Уенчыклар – бала дөньясының бер өлеше. Шуңа да бу очракта бала теләкләрен, кызыксынуларын да исәпкә алырга кирәк булачак. Сабый рөхсәтеннән башка уенчыкларны ташларга ярамый. Шушы “ревизия” белән сез нәрсәгә ирешергә телисез икәнне дә белү мөһим: үз әйберләрегезне җыеп, тәртипкә китерергәме, әллә якын кешеләрнең хисләренә хөрмәт белән караугамы?
1. Сортларга бүлү
Иң башта уенчыкларны берничә төргә бүлергә кирәк:
- баланың яраткан уенчыклары;
- сирәк уйный торганнары;
- бөтенләй уйнамый торганнары;
- әлегә кызык булмаган, әмма алга таба кирәк булачак уенчыклар.
3 яше тулмаган балаларга кайсы уенчыкны яратуларын әйтү кыен. Бу очракта сабыйның кайсы уенчыклары белән уйнауны хуп күрә, ә кайсыларына борылып та карамавын күзәтегез.
Бала конкрет уенчыкны сорасын өчен, бөтен уенчыкларны алып куегыз. Хәзерге моментта уйнарга теләгән уенчыгын алып бирегез. Әгәр сабыйга күңелсез була башласа, аңа берничә уенчыкны сайлау мөмкинлеген бирегез. Балагызның кайсы уенчыкларын яратмавын сорагыз. Беренче төркемгә кергән уенчыкларны ташларга мөмкин, чөнки нәкъ менә алар – бала яратмый яки аны куркыта торган уенчыклар.
2. Читләтеп әйтәбез
Уенчыкларны ташлау идеясенә баланың ничек каравын белер өчен, аның белән бергә (кыз булса – кыз, малай булса малай турында) уенчыклары күп булган бала турында әкият уйлап чыгарыгыз. Ярата һәм яратмый торган уенчыкларга җиткәч, баладан ярдәм сорап, аларны атавын сорагыз.
Бу әкият героеның ата-аналарының нишләргә белмәүләрен аңлатыгыз. Сезнең балагыз, персонаж урынында булса, кайсы уенчыкларын ташларга рөхсәт итәр иде икән? Баланың тел төбен аңлап алгач, сабый аның урынында булса, әти-әнисенә уенчыкларны җыярга булышыр идеме, әллә ташлар алдыннан, саубуллашыр идеме, дип сорагыз.
Нәтиҗәдә, сезнең сабыегыз саубуллашуны ничек кичерәчәген белә алачаксыз. Әкият ахырында балагызның бу әкият турында нәрсә уйлавын да сорарга онытмагыз. Ул, персона кебек, шушы адымга бара алыр идеме икән?
3. Этәргеч бирәбез
Балага уенчыклары аз булган сабыйлар турында сөйләп, алар белән бүлешергә тәкъдим итәргә мөмкин. Шунысын да өстәргә онытмагыз: сезнең балагыз яратмаган уенчык башкаларның яраткан уенчыгына әверелергә мөмкин бит. Ләкин арттырып җибәрә күрмәгез. 2-5 яшьлек балалар бик хисчән була. Әгәр бала каршы була икән, һаман үз сүзегездә тормагыз. 2дән алып 3 яшькә кадәр балалар сайларга өйрәнә.
4. Бүлешергә кирәк!
Әгәр баланы һәрвакыт бүлешергә мәҗбүр итсәгез, моңа беркайчан да үз теләге белән риза булмаячак. Ул бары тик якыннары янында яхшы булып калырга гына өйрәнәчәк. Әмма үз мәнфәгатьләрен яклый алмаячак. Шуңа өстәп, аңа “саран” яки башка тискәре сыйфатлар белән атасагыз, ул үзенең шәхси милкенә хокукы барлыгын тоймаячак. Шулай эшли торган әти-әниләр үзен яклый алмый, ихтыяр көче булмаган сабыйлары үсүенә шакката.
5. Юатабыз
Яраткан уенчыклары ватылгач, бала борчыла башлый. Бу вакытта баланың хисләрен аның янында әйтеп бирергә кирәк. Башта уенчыкны төзәтеп карагыз. Әгәр барып чыкмый икән, балага моны ничек бар, шулай хәбәр итегез.
Шул ук вакытта сабыйның борчылырга мөмкинлеген дә истә чыгармагыз. Югалтуны һәркем авыр кичерә. Әмма иртәме-соңмы сабыйга алар белән очрашырга туры киләчәк. “Син бу уенчык турында бик борчыласың һ.б.” дип әйтсәгез, аңа бераз булса да җиңелрәк булачак. Сабыйны ничек юата алуыгызны да сорагыз. Шулай итеп, сез кечкенә балагызны үзе турында кайгыртырга, якыннары ярдәме белән тынычланырга өйрәнәчәк.
6. Яклыйбыз
Әгәр уенчык ватылып, бала өчен куркыныч тудыра икән (вак детальләре чыгып тора яки ул берничә өлешкә ярылган), тыныч тавыш белән аның сабыегыз өчн куркыныч тудырганын, алып куйганлыгыгызны аңлатыгыз. Балагызның сезгә үпкәләвенә әзер булып торыгыз. “Син әшәке!” һ.б. сүзләрне ишетергә мөмкин. Бу сүзләрне үзегезгә алмыйча, читтән генә күзәтегез.
7. Килешергә өйрәнәбез
Кайбер уенчыклар, күп урын алып торганга яки артык тавышлы булганга, баланың әти- әнисенә ошап бетмәскә дә мөмкин. Бу очракта баланың алар белән билгеле бер вакытта гына уйнавы турында килешегез. Туганнарыгыз, дусларыгыз балага нәрсә бүләк итүләре турында сезнең белән киңәшләшсә, моннан да яхшысы булмас.
//www.parents.ru//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: