Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Уеннар

Ачык һавада уйнала торган берничә уен тәкъдим итәбез.

Йонлач көчек

Уенга берничә баланы чакырыгыз. Бер баланы көчек итеп билгеләгез. Ул, алга сузылган кулларына башын куеп, идәндәге паласка ята. Балалар әкрен генә аның янына килә башлыйлар, ә сез бу вакытта түбәндәге сүзләрне әйтәсез: Йонлач көчек йоклап ята, Җиргә төртеп борынын. Йокламасын, уянсын, Безнең белән уйнасын. «Көчек» сикереп тора, балаларны куа башлый. Балалар төрлесе төрле якка йөгереп китәләр һәм «көчек»тән качалар. Барлык балалар да качып беткәч, «көчек» кире паласка барып ята. Уен кабат уйнала.

Төлке һәм куяннар

Идәнгә зур түгәрәк сызыла. Ул — «куян балаларының оясы». Бер читтә «төлке» утыра. Балалар ояларыннан чыгып сикерәләр, уйныйлар, бииләр. Тәрбияче: «Төлке килә!» — диюгә, балалар ояларына йөгерәләр. «Төлке» аларны куа. Уен шулай дәвам итә.

Черки

Балалар урындыкларда утырып торалар. Алар — «черкиләр». Тәрбияче сөйли:

Яфракка черки кунган,

Ял итәргә уйлаган.

Аякларын селки-селки,

Аннан «качыш» уйнаган.

Балалар шигырьнең беренче ике юлында як-якка чайкалып утыралар, өченче юлында аякларын селкиләр, дүртенче юлда  качалар (куллары белән күзләрен каплыйлар). Бу вакытта тәрбияче бака маскасы кия һәм: «Кайда ул черкиләр? Мин аларны хәзер табам!» — ди. «Черкиләр»не эзли. «Менә алар кайда икән!» дигән сүзләрдән соң балалар як-якка йөгереп китәләр, «бака» аларны куа.

Коңгызлар

Уйнаучы балалар коңгызлар итеп билгеләнә. Тәрбияченең «Коңгызлар очалар» дигән сүзләреннән соң уйнаучылар «жужу-жу» дип жуылдап, бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөгереп китәләр. Бу вакытта тәрбияче сөйли:

Коңгызлар оча жуылдап,

Бж-бж, бж-бж быжылдап.

Оча торгач ардылар,

Идәнгә егылдылар.

«Егылдылар» сүзеннән соң балалар аркаларына яталар һәм аяк-куллары белән төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Коңгызлар ял иттеләр, Тагын очып киттеләр. Балалар, торып, тагын очу хәрәкәтләре ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев