Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Уку елының кайчан башланачагы билгеле

Яңа уку елы 1 сентябрьдә башланачак.

Яңа уку елы 1 сентябрьдә башланачак. Балалар укырга, гадәттәгечә, мәктәпкә барачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. “Балалар мәктәпкә барачак. Без моңа әзерләнәбез. Балалар үзләре дә әзерләнә. Алар мәктәпне сагынды. Укытучыларның да укучыларын күрәсе килә”, - диде ул “Россия 24” каналына биргән интервьюсында. Шул ук вакытта министр мәктәпләрдә, коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә, саклану чараларының артачагы турында да белдерде. Уку-укыту процессын оештыру буенча махсус киңәшләр әзерләнгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев