Укучыларның күбесе өй эшен күчерә

Россия укучыларының күбесе өй эшләрен башкарганда әзер җаваплардан файдалана. Skysmart сервисы оештырган сораштыру шуны күрсәткән. Сораштыруда катнашучыларның 45 проценты чит телләрдән өй эшен күчерүен әйткән, 38 проценты – физикадан, 37 проценты математикадан әзер җавапларны файдалануын яшермәгән.
Геометрия һәм химиядән өй эшен үзләре эшләргә теләмәүчеләр дә шактый. Һәр дүртенче укучы рус теленнән әзер җавапларны гына күчереп куя. Ә һәр бишенчесе тарихтан бирелгән өй эшен башкарырга иренә.
Өйгә бирелгән эшне мөстәкыйль үтәргә теләмәүләрен укучылар дәреснең кызык түгеллеге яки киләчәктә кирәк булмаячагы белән аңлата. Кайберәүләргә өй эше бик авыр булып тоела, шуңа да алар махсус ярдәмлекләрдән файдалана икән. Шул ук вакытта укучыларның яртысыннан артыгы каян да булса күчерү теманы аңлауга комачауламый дип исәпли.
Укучыларның нибары 7 проценты гына өй эшләрен мөстәкыйль рәвештә башкара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Син кунакчылмы? "Сабантуй" журналының март санындагы тест нәтиҗәсе.
-
Редакциядә кунакта “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый.
-
VI тур җиңүчеләре Алтынчы турга йомгак ясар вакыт та җитте.