Укыганны ничек итеп җиңел генә озакка истә калдырырга [киңәш]

Уртача, кеше әле генә ишеткән яисә укыган мәгълүматның 70 процентын оныта икән. Гадәттә, без текстны ничек итеп истә калдырырга тырышабыз? Монда минем өчен яңа әйбер юк дигән фикергә килгәнче, китапны, язмаларны кабат- кабат укыйбыз, әмма ул- зур хата! Бу мәгълүматны өйрәнеп беттек дигән фикергә килгәч, тест ярдәмендә белемне тикшереп карасак, өйрәнелмичә, истә калмаган әйберләр бар икәне күренә.

1917 елдан бирле үткәрелә торган эмпирик тикшеренүләр күрсәткәнчә, истә калдыру өчен кабат-кабат уку - файдасыз. Берникадәр вакыттан соң мәгълүматны искә төшерергә тырышырга кирәк: башта бер-ике көннән, аннары бер атнадан, тагын күпмедер вакыт үткәч, һичшиксез, бу ысул булышачак.
Бик еш кына мөстәкыйль эшләр үткәрүнең максты- укучыларны кубрәк укырга мәҗбүр итү түгел, ә белемне ныгыту, аны озак вакытка хәтердә калдыру. Димәк, искә төшерү процессы зур әһәмияткә ия.
Укыганны искә төшерергә сезгә түбәндәгеләр ярдәм итәчәк:
1. Параграф ахырындагы сораулар. Укучыларның 90 проценты бу сорауларны игътибарсыз калдыра, ә алар - зур ярдәмче. Текстка карамыйчы сорауларга җавап бирегез.
2. Текстта кулланылган терминнар тезмәсе. Укыганнарыгызны искә төшереп, терминнарга аңлатма биреп карагыз.
3. Карточкалар. Кечкенә кәгазь битенең бер ягына термин, вакыйга, яисә исегездә калдырырга теләгән мәгълүматны, ә икенче ягына аның аңлатмасын языгыз. Ул карточкалар кул астыгызда йөрсен, күргән саен алып белемегезне шомартыгыз.
Һәм шуны истә тотыгыз! Имтиханга кадәр калган 2-3 көндә өйрәнелгән материал башыгызда озакка калмас. Әйтеп үткән кагыйдәләрне үтәсәгез, эшегез нәтиҗәлерәк булыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Нурисә Мөхәмәтова шигырьләре «Шигырьләр язу – минем студент чорларыннан ук калган бер шөгылем. Укып чыгып мәктәптә белем бирә башлагач та бу гадәтемне ташлый алмадым».
    71
    0
    0