Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Универсиадага команда туплана!

Быелгы кыш чаңгы ярышы вакыйгаларга бигрәк бай булды. Шунысы куанычлы: балалар һәм яшьләр катнашында узган чаралар елдан-ел арта.Шушы көннәрдә Зәйдә студентлар арасында россиякүләм ярышлар төгәлләнде....

Быелгы кыш чаңгы ярышы вакыйгаларга бигрәк бай булды. Шунысы куанычлы: балалар һәм яшьләр катнашында узган чаралар елдан-ел арта.
Шушы көннәрдә Зәйдә студентлар арасында россиякүләм ярышлар төгәлләнде. Ватаныбызның 37 төбәгеннән 300 гә якын спортчы көч сынашкан чаңгы ярышлары аеруча әһәмиятле булды. Нәкъ менә әлеге ярышлар нәтиҗәсендә Красноярскта узачак XXIX Кышкы Универсиадага барачак команда тупланачак. Бу ярышлар сайлап алу буенча чираттагы этап булып тора. Сүз уңаеннан, студентлар Уеннары 2-12 нче мартта уздырыла. 12 февральдә чаңгы ярышлары командасы инде юлга да кузагалачак, барлыгы 16 спортчы әлеге төрдә Россия данын яклаячак.
Фото: ski-tatarstan.ru
Зәйдә узган ярышларга әйләнеп кайтсак, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе командасы беренчелекне яулады. Икенче урында – Пенза өлкәсе, өченчедә исә Псков өлкәсе урнашты.
Аерым алганда, Татарстанның ирләр һәм хатын-кызлар командаларына эстафетада тиңнәр табылмады. Командалар составында нәкъ менә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары чыгыш ясый. Сергей Лытнев, Ярослав Рыбочкин, Егор Казаринов һәм Сергей Ардашев чыгыш ясаган ирләр командасы 4 × 7,5 км арада пьедасталның иң югары баскычына менде. Ольга Кучерук, Мария Лихачева һәм Лали Кварацхелия исә 3х5 км га ярышып шулай ук барлык көндәшләреннән өстен чыкты.
Гомумән, «Ялта-Зәй» чаңгы базасында узган студентлар арасындагы ярышны Татарстан вәкилләре шактый уңышлы күрсәткечләр белән тәмамлады. Мәсәлән, Христина Мацокина спринт төрендә беренче урынга лаек булды, ә Ольга Кучерук өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев