Ура! Каникуллар!

Көзге каникул көннәрендә Татарстан Милли музее укучылар һәм укытучылар өчен «Ура! Каникуллар!» акциясе әзерләгән. 2-8 ноябрь көннәрендә музей дәресләре, мастер-класслар, квест-уеннар һәм «Татарстан тарихы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» дип аталган яңа экспозиция буенча сәяхәт тәкъдим ителә.
«Һөнәрчелек бистәсе» музей-белем бирү үзәгендә укучылар Татарстан халыклары һөнәрләре белән таныша ала. Биредә чүлмәк ясау һәм ювелир эше, туку, чигү һәм башка осталыкларга өйрәнергә була.
«Ура! Каникуллар!» акциясе укучыларның мәктәптә алган белемнәрен тагын да ныгытачак, күзаллауларын киңәйтәчәк, дип ышандыра музей хезмәткәрләре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балалар өчен табигать турында шигырьләр Балалар өчен табигать турында шигырьләр
-
Табигатькә – сәфәргә: кечкенә сәяхәтчегә киңәшләр 3 март – Бөтендөнья кыргый табигать көне
-
Сабантуй көрәшсез буламы? "Сабантуй" журналы менә инде ярты гасыр буена батыр егетләр арасында көрәш турниры уздыра.