Урам песие телевидение йолдызына әйләнгән!


Төркиядә була бу хәл.  "Хәерле иртә" телевизион тапшыруы барган мизгелдә, студиягә урам песие килеп керә һәм өстәлләр буенча йөри, клавиатураларга баскалый башлый. Тапшыруның алып баручысы әлеге хәлдән файдаланып кала һәм: "Тиздән кыш, салкын һава торышы килә. Кадерле дуслар, йортсыз песиләргә ишекләрегезне ачыгыз, аларны ашатыгыз!" дип мөрәҗәгать итә. 





Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: