Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Узган атнада Эрмина һәм Иллария, Исмаил һәм Хәят, Пересвет һәм Латыйфа туган

Узган атнада иң күп кушылган исемнәр Иван, Марат, Кира, Ясминә, Ева, Матвей булган.Узган атнада Казанда 471 бала туган: 241 малай, 230 кыз. Иң яшь анага 17, иң олысына 47 яшь икән. Иң популяр исемнәр...

Узган атнада иң күп кушылган исемнәр Иван, Марат, Кира, Ясминә, Ева, Матвей булган.

Узган атнада Казанда 471 бала туган: 241 малай, 230 кыз. Иң яшь анага 17, иң олысына 47 яшь икән. Иң популяр исемнәр арасында Иван, Кәрим, Марат, Кира, Әмирә, Ясминә, Давыт, Данил, атвей, Ева, Зәлия, Данир исемнәре бар. Иң сирәк кушылган исемнәр булып Эрмина, Иллария, Иосиф, Исмаил, Фәния, Әхмәт, Алисия, Хәят, Рада, Нелли, Авелина, Пересвет, Ариэлла һәм Латыйфа тора.
Шушы чорда Татарстан башкаласында 163 пар теркәлгән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 һәм 19 яшь булса, иң олыларына 63 һәм 65 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев