Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Велосипед кирәкме?

Ишеттегезме соң әле: “Сабантуй” журналы язылучылары арасында велосипед уйната! Әйе, зур, матур, ялтырап торганны! Каян белдемме? Журналның июнь саныннан!

Ишеттегезме соң әле: “Сабантуй” журналы язылучылары арасында велосипед уйната! Әйе, зур, матур, ялтырап торганны! Каян белдемме? Журналның июнь саныннан! Тышлыктагы “СалаваTik”лар турында укыйм дип алган идем, бик күп кызыклы мәгълүмат таптым!

Әйтик, чуваш телендә “матур” сүзенең 50гә якын синонимы бар икән. Журналдагы “Милли сәяхәт” сәхифәсе чуваш халкы турында сөйли.

“Тәҗрибә” сәхифәсен укып, молекулаларның да туңуын белдем. QR-код аша кереп, моны дәлилләүче видео да карадым әле!

“Бишле шоу”да катнашкан Рафил Җәләлиев һөнәре буенча укытучы икән! Ә менә шоуда кем җиңүен әйтмим. Үзегез карагыз! Мин карадым, шуңа күрә беләм дә!

“СалаваTik”лар турында да укыдым, әлбәттә! Шәп җырчылар җәйләрен дә шәп үткәрә икән!

Килешәсездер, дөньяда иң матур койрыклы кош – тавис. Ә сез белә идегезме: мондый матур койрык әти тависларда гына була икән! Ышанмасагыз, “Zooдөнья” сәхифәсен укыгыз һәм карагыз!

“Сабантуй”ның июнь санында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүегезне дә тикшерә аласыз.

Мин, бу санны укып, пирамида төзүче спортчылар, басу патшасы белән дә таныштым, үземнең нинди чәчәк булуымны да белдем, тәмле крекер пешерергә дә өйрәндем.

“Сабантуй”га 2021 елның икенче яртыеллыгы өчен язылып та куйдым инде! Менә хәзер квитанция күчермәсен редакция адресына җибәрәм дә велосипед уйнатуда катнашам! 1 июль көнне велосипед минеке булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев