Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәй уйнарга чакыра!

Җәй көне табигатьтә ял итү үзе бер рәхәт. Туп, сикергеч, бераз тәм-том, кирәк-яраклар аласыз да, гаилә белән бер көнне шуңа багышлыйсыз. Башыгызда, әлбәттә, походны тагын да күңеллерәк итү турында фик...

Җәй көне табигатьтә ял итү үзе бер рәхәт. Туп, сикергеч, бераз тәм-том, кирәк-яраклар аласыз да, гаилә белән бер көнне шуңа багышлыйсыз. Башыгызда, әлбәттә, походны тагын да күңеллерәк итү турында фикерләр дә булырга тиеш. Шундый ялларның берсендә үзегез белән тукыма, бау һәм кайчы да алыгыз әле. Алар белән ниләр эшләп булу хакында сүз түбәндәрәк.



1. Тукыманы икегә бүлеп, бер өлешеннән театр пәрдәсе ясарга була. Аларны бау белән агачтан-агачка бәйләп, тамаша уйныйсы гына кала. Геройлары – үзегезме, балалармы, монысы сезнең карамакта. Сәхнәне шулай ук башка җиһазлар белән дә тулыландырырга мөмкин.



2. Калган тукымадан квадратлар кисәбез. Кисәкләрнең икенче ягына парлы сурәтләр тегәбез. Ә хәзер уйнарга да була. Барлык квадратларны тукымалы ягы белән үзегезгә каратып тезәбез. Уйнаучыларга ике бертөрле сурәтне табарга һәм аларның урыннарын истә калдырырга кирәк.



3. Икенче өлеш тукымада төрле зурлыктагы түгәрәкләр кисәбез. Аны бау белән агачка элеп куябыз. Түгәрәкләргә туп атып уйнар өчен бу. Һәр тидергән туп өчен, тукымага очконы билгеләүче саннар да язып куя аласыз.



4. Киселгәннән калган түгәрәк тукыма кисәкләрен тагын бер уен өчен кулланырга мөмкин. Аларны сукмак итеп тезәбез. Түгәрәкләргә генә басып, аякны җиргә тидермичә үтәргә кирәк.



Бу гади генә ысуллар сезгә дә ошар дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев