Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа елга кем күпме акча тотачагын әйткән

Сораштырудан күренгәнчә, ир-атлар якынча 19 мең 300 сум акчасын туздырырга җыенса, хатын-кызлар 17 мең сумга сыешырга исәпли.

Яңа ел бәйрәмнәрендә күпме акча тотарга җыенасыз? Superjob сервисы Россия халкына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән. Сораштырудан күренгәнчә, ир-атлар якынча 19 мең 300 сум акчасын туздырырга җыенса, хатын-кызлар 17 мең сумга сыешырга исәпли. Хезмәт хакы 80 мең сумнан югары булганнар бәйрәмгә 23 мең сум тирәсе тотмакчы. Казанда яшәүчеләрнең бәйрәм уңаеннан уртача чыгымы 17 мең 500 сум булса, Мәскәүдә ул – 22 мең 600, Санкт-Петербургта – 20 мең 700 сум. Ә менә иң экономияле халык Волгоградта яши. Алар Яңа елда 14 мең 300 сумнан артык акча тотарга җыенмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев