Ялган сөт, билгесез ит һәм башка "нигъмәтләр" белән... бакчада сыйлыйлар

Балалар ничек ашый? Күптән түгел парламентның Социаль сәясәт комитеты мәктәп ашханәләрендә укучыларны нинди нигъмәтләр белән сыйлауларын тикшергән иде. Берничә көн элек шушы ук мәсьәләне Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында тикшерделәр.

Комитет рәисе Разил Вә­лиев әйтүенчә, парламент рәи­се Фә­рит Мөхәммәтшин мә­гариф оеш­маларында ба­ла­лар­ны аша­туның ничек торуын тик­шерүне берничә ко­митетка тап­шырган. Ә Ра­зил Вәлиев комитеты уты­рышында сүз, ни­гездә, мәк­тәп­кәчә белем бирү оеш­ма­ларында, ягъни балалар бак­чаларында ашау­ның ничек оештырылуы ту­рында барды. Депутатлар, ми­нистрлык һәм төрле ведомст­во вәкил­ләре балалар бак­чаларында хәл­ләр­нең бик җит­ди булуын һәм мәсьәлә­ләрне дәү­ләт дәрә­җә­сендә хәл итү кирәк­леген әйт­теләр. Шу­лай зур­дан кубып сөй­ләшергә нәр­сәләр сәбәп булды соң?
Беренчедән, Кулланучылар хокукларын яклау идарәсе мәгъ­лүматларына караганда, аш-суның сыйфаты тиешле та­ләпләргә туры килми, сани­тария кагыйдәләре бозыла. 2016 елда балалар бакчалары җитәкче­легенә карата 2115 беркетмә төзелгән, админис­т­ратив штраф салынган, өче­сенең эшчәнлеге вакытлыча туктатылган.
Штраф турында сүз чыккач, депутатлар бераз аптырашта калдылар. Беренчедән, бала­лар бакчасында эшләүчеләр­нең хез­мәт хаклары мәче тө­кереге хәтле генә. Шеф-повар­ның, мә­сәлән, 9 мең сумнан аз гына артык. Гади пешек­че­ләр­нең ан­нан да ким. Бу акчага кем намус белән эшләсен. Депутат Татьяна Воропаева “Совесть – лучший контролер” дигән сүзләрне искә төшерде үзе, әмма бу “канатлы сүзләр” Совет чорына гына ярашлы булгандыр кебек. Чөнки бүген заманы башка. Роспотребнадзор белән Фән һәм мәгариф министрлыгы арасында килешеп эшләү юк, дип тә өстәде депутат. Аның уенча, балалар бакчаларында ашатуның сыйфаты яхшырсын өчен районнарда махсус бер штат булдыру кирәк түгел микән. Ул бакчаларга китерелгән азык-төлек, ярымфабрикатлардан башлап пешерелгән ризыкка хәтле ныклы күзәтчелек урнаштырыр иде. Әлбәттә, өстәмә штат булдыру өчен акча кирәк, әмма, Воропаева әйтүенчә, бик мөһим эшләр өчен муниципаль берәмлекләрнең эчке мөмкинлекләрне файдалану хокукы бар. Бу тәкъдим хакында “әйе” дип тә, “юк” дип тә әйтүче булмады. “Бишенче тәгәрмәч”нең, бәлки, кирәге дә юктыр. Чөнки бакчалар өчен азык-төлек сатып алуда ярдәм итәр өчен “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” бар. Ул Казанда һәм тагын берничә районда оешты. Департамент җи­тештерүчеләр һәм кулланучылар белән килешү төзеп эшли.
Тик менә җитештерүчеләр дигәннән, продукциянең Ульян, Самара өлкәләре, хәтта Ставрополь крайларыннан да китерелүе шәхсән үземә сәер тоелды. Төп продукцияне үзебездә җитештерә алмыйбызмы? Бездә, ачуым кил­мәгәе, көньяк җимешләре генә үсми. Әйтүләренчә, үзебезнең җи­тештерүчеләр белән эшли башларга ниятлиләр икән үзе. Эш башланган да ди.
Тагын бер четерекле мәсьәлә бар. Күзәтүче органнарның бакчаларда ризык әзерләү, ашату санитар нормаларга туры килеп бетми дип штрафлар салуын тел­гә алган идек бит әле. Бактың исә, бакча ашханәләрендә яхшы белгечләргә кытлык булу өстенә (хезмәт хакы түбән булу сәбәпле), җиһазлар да тузган, ашханә, ризык саклау бүл­мәләренә ремонт кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле әйтүенчә, узган ел белем бирү оеш­маларына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында 53 балалар бакчасы да төзек­ләндерелгән.  Әмма, ни сәбәп­ле­дер, аш-су әзерләү бүлмәләрен рәт­кә китерү һәм яңа технология җиһазлары алу өчен акча каралмый икән. Кызык, кәнишне.
Утырышта бакчаларда ит, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчә нормаларын үтәмәүче һәм сабыйларга ризыкларны тиешле күләмдә бирмәүче районнарны да телгә алдылар. Мисал өчен, Кайбычта бу күрсәткечләрне – 50, Аксубайда – 69, Мөслимдә – 70,3, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында 70әр процентка гына үтиләр. Ә Актаныш, Алексеевск, Арча, Әтнә, Әлмәт, Буа, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Нурлат, Питрәч, Чирмешән, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама – барлыгы 27 районда нормалар 90-100 процентка үтәлгән.
Чыгыш ясаучылар балалар ри­зыгының сыйфаты турында кайта-кайта сөйләделәр. Чит өлкәләрдән продукция ташу турында әйткән идек бит әле. Роспотребнадзор идарәсе вәкиле әйтүенчә, узган ел балалар бакчаларын тикшергәндә Самара һәм Ульян өлкәләреннән китерелгән сөт ризыкларында сөт­кә бернинди катнашы булмаган ниндидер майлар булуы ачыкланган.
Барысы 9 очрак ди. “Ялган сөт” Татарстан ОООлары, ИПларыннан да сатып алынган. Әйтүләренчә, балалар бакчалары өчен продукция җитештерүчеләр конкурс нәтиҗәсендә сайлап алына. Ә менә “ялган сөт” өчен кемне җавапка тартырга икән: алучысынмы, би­рүчесенме, күзәтчелек итүченеме? Балалар бакчасында агулану очраклары турында, сирәк булса да, хәбәрләр ишетелә тора. Шөкер, хәзергә үлем-китем очраклары юк. Әмма “сакланганны саклар” дип тынычланырга ярамый. Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, бакчаларга кайчак вакыты чыгып шактый ук бозылган азык-төлек тә килә һәм агулану очраклары “акча түләп алганны чыгарып ташлау уңайсыз” булу белән дә бәйледер.
Инде ризык төрләренә килсәк, мәктәп ашханәләре өчен ике атнага якынча меню төзелә. Ә бакчалар өчен – юк. Шуңа күрә парламент рәисе урынбасары Римма Ратнико­ваның бакча балалары өчен меню, ризык төре һәм сыйфаты белән кызыксынуы табигый иде. Димәк, бу мәсьәләне дә тәгаен генә хәл итәсе бар.
Меню дигәннән, депутат Ринат Закировның соравы бер караганда сәеррәк тоелды. Бакчаларда татар балаларының хәләл ризык ашау мөмкинлеге белән бәйле иде ул сорау. Сәерен сәер дә, әмма бүген, кем әйтмешли, “орчык буе” балаларына дин тәрбиясе бирә башлаган гаиләләр ишәя. Шәри­гать исә безнең халыкны хәрам ризык ашаудан тыя. Бу очракта нишләргә? Утырыш вакытында: “Хәләл ризык кыйбаткарак төшә”, – дигән кыяр-кыймас кына тавыш ишетелде үзе. Ә төптән уйлаганда бездә дин һәм вөҗдан ирегенә кагылышлы закон бар һәм Ринат Закировның шундый сорау бирүе дә законлы иде, теге яки бу дин тотучыга игътибар-ихтирам кирәк икәненә тагын бер ишарә иде бу.
PS. Әлмәттәге берничә балалар бакчасында мөдир вазыйфасын башкарган ханым чынлыкта эшләмәгән кешеләргә хез­мәт хакы түләп ятуда гаеп­ләнә. Бухгал­териягә ялган документлар тапшырып, 2008-2016 елларда ул бер бакчада – 2, икенчесендә тагын 12 кеше өчен акча алган. Хокук саклаучылар раславынча, шул рәвешле элеккеге мөдир 4,2 миллион сумлык зыян салган. Аның язмышын суд хәл итәчәк.
Риман Гыйлемханов

“Ватаным Татарстан”, /№ 38, 17.03.2017/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: