Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бал кортлары үлеп бетәчәк?

2006 елдан Европада һәм Америкада бал кортлары күпләп үлә башлады. Галимнәр фаразлавынча, аның сәбәбе – Израильдә барлыкка килгән һәм башка иллләрдә таралган ССD вирусы. Моның өстенә, авыл хуҗалыгында...

2006 елдан Европада һәм Америкада бал кортлары күпләп үлә башлады. Галимнәр фаразлавынча, аның сәбәбе – Израильдә барлыкка килгән һәм башка иллләрдә таралган ССD вирусы. Моның өстенә, авыл хуҗалыгында кулланыла торган пестицидларның һәм башка химик матдәләрнең дә бал кортлары иммунитетына тискәре йогынты ясавы мәгълүм.
Шәһәрләрнең күплеге, авыл хуҗалыгы кырлары хисабына киңәюе һәм баллы үсемлекләрнең кимүе аркасында умарта кортларына, нектар эзләп, шактый ерак очарга туры килә. Ә бу исә вирусның таралуына ярдәм итә.
Әгәр бал кортлары бу рәвешле кимүгә таба барса, 2035 елга алар җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Умарта кортлары бөтен планетада кими. АКШта инде 70% кортлар үлгән.
Бал кортлары үлеп бетсә, бал да булмаячак, җиләк-җимеш, чикләвек һәм кыяклы үсемлекләр дә уңыш китермәячәк. Югыйсә бал кортының бер гаиләсе 1 көнгә якынча 3 миллион чәчәкне серкәләндерә ала. Бу яктан караганда да, бал кортлары төклетура, күбәләк, коңгыз һәм чебен кебек бөҗәкләргә караганда күбрәк файда китерә.
Коръәндә дә бу бөҗәкләр изге санала.
Бөек галим Эйнштейн да бал кортлары юк икән, кешеләр дә булмаячак дип әйткән булган.
Фәнни белемсез, әмма күрәзәче буларак даны чыккан Ванга да: "Иң элек умарта корты юкка чыгачак”, – дигән имештер.
ССД дип исемләнгән вирус умарта корты гаиләсен кинәт таркалуына китерә. Аны кешелек дөньясына ябырылган СПИД белән чагыштыралар. Ул иң элек корт анасын зарарлый, аннан оядагы бөҗәкләр минуты-сәгате белән юкка чыга. Чыгып китәләр, әмма кире әйләнеп кайтмыйлар. Оя бушап кала.
XXI гасыр үләтенә башка сәбәпләрне дә өстәргә кирәк. Бөҗәкләрнең төп дошманы – кешеләр. Үтә саран умартачылар, бөҗәкләрнең сыйфатлы запасын шикәр белән алыштырып, нәселен какшата. Бар балны алып бетереп, баллы ширбәт белән тукланган гаилә көчле була алмый. Корт анасын ясалма үстерү дә генетикага йогынты ясый. Кыскасы, корт табигыйлеген, саклану иммунитетын югалта. Өстәвенә, пестицидлар, химикатлар…
Бүген: "Элек бу авыруларның берсе дә юк иде бит, хәзер нинди генә чирләре юк бу бөҗәкләрнең?!” – дип, аптыраучы өлкән яшьтәге умартачыларга гаҗәпләнәсе юк.
Галимнәр фикеренчә, бүгенге заман казанышы – кесә телефоннары да бу бөҗәкләр тормышына афәт булып тора. Белгечләр кортларның табыш артыннан билгеле бер һава коридоры буенча гына очуын исбатлаган. Әгәр бу юлда югары тизлектәге транспорт, я поезд килеп чыкса, бөҗәкләр аны читләтеп үтә яки көтеп тора белми. Һәм ул шунда һава агымына бөтерелеп китеп, бәрелеп һәлак була. Ә электоромагнит дулкыннар тагын да куркынычрак халәт тудыра: кортларның шушы "һава коридорын” абайлау сәләтен юкка чыгара. Бу инде исбатланган. Галимнәр оя янына эшләп торган телефон куйгач, эшкә чыгып киткән кортлар үз гаиләсенә кайтмаган…
Пенсиягә чыккач, корт үрчетү белән шөгыльләнгән Гаяз абый белән беркөнне сөйләшеп тордым. Бу эшне яратып, бик белеп эшли ул. Умартачыларның гадәти сөйләшүен кабатлап, мин дә кортлар хәлен белешәм.
– Кеше зарлана. Минем, Аллага шөкер, табыш та бар, үлмиләр дә. Үзем аны кесә телефоны булмаудан күрәм. Минем корт бакчасы үзәнлектә урнашкан, анда телефон тотмый, – диде ул сөенеп.
Менә фән-техника казанышы табигатьне җимерүче дә икән бит әле. Бал кортларын саклап калырга теләсәк, игенчелектә, бакчачылыкта, урман үстерүдә пестицидларны кулланудан баш тартырга һәм күбрәк баллы үсемлекләр утыртырга кирәк. Ә химикатлар башта умарта кортларын үтерер, аннан чират кешеләрнең үзләренә җитәр…
бал корты
ДИН ҺӘМ УМАРТА КОРТЛАРЫ
— Дин һәм умарта кортларының дөньясы ничектер охшаш кебек тоелмыймы сезгә?
— «Коръән»дә «Нәхел» сүрәсе бар. Нәхел — бал корты дигән сүз. Бу сүрәгә тик торганда гына аның исеме кушылмаган, чөнки бал корты — динебездә хөрмәткә лаек бөҗәк. 68нче аятьтә: «Раббың бал кортына әйтте: «Тауларда-кыяларда, агач куышларында вә кешеләр корган каралты-кураларда үзеңә оялар — умарталар яса», — диелә. Ә 69нчы аятьтә: «Аннан соң җимешләрнең һәрбереннән авыз ит, Аллаһ күрсәткән юллар буйлап оч», — диде.
Аларның эченнән кешеләр өчен шифа булырлык төрле төстәге ширбәт (бал) чыга. Бу эшләрдә уйлый белгәннәр өчен бөек гыйбрәтләр-дәлилләр бардыр», — ди. Ягъни кортларның яшәвендә гыйбрәт алырлык нәрсә бар, диелә. Ислам дине белән бал кортлары арасында уртаклык бик күп. Казанда мәдрәсәләрдә дөньяви профессия бирәләр — умартачылык һөнәренә өйрәтәләр.
Кортлар бик бердәм, эшчән бит алар, кояш чыкканнан алып баеганчыга кадәр бер дә тик тормыйлар. Әгәр аларның кереп ояларын актара башласаң, алар дәррәү сиңа ябыша, берсе дә читтә калмый, качып китми, үлемнән курыкмый. Мөселманнарга да шу­лар шикелле яшәргә куша Аллаһы Тәгалә.
— Дин чисталыкка, яхшылыкка өнди, ө кортлар чиста һәм яхшы күңелле кешеләрдә генә үрчи, диләр.
— Чынлап та, алар гади генә корт түгел. Берничә ел элек мондый хәл булды. Төнлә умарталыкка килеп, 15ләп умарта оясына тишектән «Дихлофос» сиптереп чыкканнар иде. Бөтен кортлар үлеп бетте. Милиция явызлык кылган ике кешене тапты. Озак та үтмәде, шуларның берсе аягын сын­дырды, икенчесенең умарталары бар иде, аларны асрый алмый азапланды, кортлары үрчемәде. Чөнки ул үзе кортларга зыян сал­ды. Менә шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз.
— Бал — бар авыруга дәва, дип тә әйтәләр.
— Дәва белән шифаны аермаучылар бар. Алар бит икесе ике нәрсә. Дәвалану — кешенең үз кулында, ә шифа — Аллаһ кулын­да. Авырсак, дарулар эчәбез, теге яки бу дәвалау процедуралары үткәрәбез. Ләкин шушы дару, чараларының шифасы Аллаһ кулында. Нәрсә белән генә дәвалана баш­ласак та — таблетка яки шифалы су эчәбезме, Аллаһтан: «Авыруыма шушыларның шифа­сын бирсәң иде», — дип сорарга тиешбез. Мисал өчен, ике кеше бер үк яшьтә, иммуни­тетлары да, организмнары да бер үк төрле, икесе дә бертөрле авырый, икесенә дә бер үк диагноз куелган. Бер үк табиб боларга дәвалану билгели. Шуның берсе бер айдан, икенчесе — өч айдан савыга. Ни өчен шулай? Беренчесенә Аллаһы Тәгалә бер айдан шушы даруларга шифа бирә, икенчесенә — өч айдан соң гына.
Ә Аллаһ балга шифаны үзе салган. Димәк, бал — авырулар өчен, тән өчен, организм өчен табигый шифалы дару, экологик яктан иң чиста азык. Кайберәүләр: «Хәзер басу-кырларга ашлама сибәләр, чәчәкләргә эләккән нитратлар балга да үтеп керә», — диләр. Алай димәс идем. Бер елны басуда кандала үләне (донник) үстерделәр. Ике елдан тагын шуны чәчтеләр. Җирне ам­миак белән эшкәртеп, ашламалар сибеп үстергәннәр иде, анысыннан бал кортлары бал җыймады. Нектар ашламалы була икән, корт анда бармаячак, алар бары чиста про­дукция генә җыя.
Грециядә, Римда табылган иң борын­гы кулъязмаларда ук бал кортлары, бал турында телгә алына. Тау куышларында яшәгән кешеләр ясаган хайван рәсемнәре арасында бал кортыныкы да бар. Җир астыннан табылган керамик савытларда да бал корты рәсеме булуы билгеле. Борынгы Мисырда фиргавеннөр заманында бал кортлары бердәмлек, тугрылык, батырлык символы булып торган. Кешеләргә Аллаһның рәхмәте, нигъмәте булып, Ул бал кортларын бар кылган, аларны бал җыя торган итеп ясаган.
бал
— Халык медицинасы чараларының күбесе бал катнашында ясала.
— Балның 15 төрле продукциясен алып була. Аның составында 70тән артык эле­мент бар. Хәтта борынгы Грециядә яшәгән табиб Гиппократ та көн саен бал кулланган. «Әгәр көн саен бал куллансагыз, гомерегез озын булыр», — дип әйтеп калдырган. Көн саен кичен 1 — 2 аш кашыгы бал ашасаң, яки йокларга ятар алдыннан 1 аш кашыгы балны 1 стакан суга туглап эчсәң, бер дигән йокы даруы булачак. Бал тынычландыру үзлегенә ия. Ә балавызны сыер маенда яки суда эретеп куллансаң яхшы. Йокларга ятканда 1 бал кашыгы кабып куйсаң, организмдагы бактерияләрне үтерә, ашказанына файда­лы. Аны чәйнәп йөрү дә файдалы. Балавыз пенициллин үтерә алмаган микробларны да үтерергә сәләтле. Шуңа күрә умартачылар башкаларга караганда озаграк яши, сирәк авырый.
Балавыз, кортның икмәгеннән дару ясый­лар, корт анасы сөте ашказанына, эчәкләр­гә, үпкә, йөрәккә бик файдалы, ирләрнең җенси куәтен арттыра; балавызның көясе була, аның личинкалары, үлгән кортлар белән дәваланалар. Хәтта умарта эчендәге һаваны сулап үпкә авыруларын, бронхитны дәвалыйлар. Салкын тигәндә бал белән чәй эчү дә файдалы, хәзер тирләтеп чыгара.
— Сез сәламәт кешеме? Авырсагыз, ничек дәваланасыз?
— Иманны сынау йөзеннәндер, Аллаһы Тәгалә азрак авыру-сырхаулар биреп ала. Авыру эләктеме, тизрәк дәвалану чарасын күрергә кирәк. Шул дәвалану чараларының берәрсе эченә Аллаһ сиңа шифасын сала. Аллаһы Тәгалә биргәнче шуны эзләргә кирәк. Сәбәбенә керешмәсәң, бер нәрсә дә булмый.
Әюп пәйгамбәр бик нык авырта башла­ган: бөтен тәне бозылып, кортлап беткән. Аны шәһәрдән куганнар, хатыны гына тәрбия кылган. Аллаһы Тәгаләгә ялварып: «Йөрәгемне корт ашап бетерсә, сине зекер итә алмам, сиңа гыйбадәт кыла алмам», — дип, дога кылгач, Аллаһы Тәгалә аның янына Җәбраил фәрештәне җибәрә. Фәрештә аягы белән басып та тора алмаган Әюпкә: «Аягың белен җиргә тип», — ди. Ягъни, бу — дәвалану сәбәбе. Бөтен көчен җыеп, Әюп пәйгамбәр җиргә тибә дә, аннан чишмә бәреп чыга, шул чишмә суын эчеп, аның суы белән юынып, сәламәтләнә. Аллаһы Тәгалә үзенең пәйгамбәрен болай да савыктыра алган булыр иде, ләкин Пәйгамбәргә хәлсез аягы белән җиргә тибәргә куша. Шуның кебек, безгә дә дәвалану сәбәбенә керешү мөһим.
Фәрит Вафин сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев