Ярдәмгә - янут килә!

Балаларны дәвалауда белгечләр еш кына төрле хайваннарны "ярдәмче" итәләр. Екатеринбург зоопаркында аутизм, ДЦП һәм башка авырулары булган балалар өчен "янут терапиясе" куллана башлаганнар.

- Авыру балалар белән эшләүдә мондый тәҗрибә дә кулланып карарга булдык. 5-8 баладан торган төркем 3-4 янут белән берәр сәгать "аралаша". Бу аларга вак моториканы үстерергә, үзара һәм әйләнә-тирә белән контактка җиңелрәк керергә ярдәм итә. Мәсәлән, аутизм белән авырган балалар кулдан-кулга янутларны биреп, бер-берсе белән аралашуга омтылыш ясый, аларны сыпырып тынычлана, - ди зоопарк эшчесе Игорь Пермяков.
Балалар белән "эшләргә" тиеш булган хайваннарны туу белән кешеләргә ияләштерәләр. Бары тик шулай иткәндә генә җәнлекләр кеше белән "аралашырга" сәләтле була.
Янутлар белән бергә монда шулай ук көнгерә, кинкажу да дәвалау курслары уздыра. Соңгысы - кыргый җәнлек булуга карамастан, балалар белән яратып "эшли" икән.
Хайваннар белән аралашу авыру булмаган балаларга да бик файдалы һәм артык булмас, ди белгечләр. Чөнки табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә кешелекле карашны бары тик шундый ысул белән генә тәрбияләп була, дип искәртә алар.
Екатеринбург зоопаркының матбугат хезмәте фотолары

//"Российская газета" сайтыннан//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.