Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь батырлар – дөнья мәйданында

Инсаф, Динар, Фарис һәм Альберт... “Сабантуй” журналы призына уза торган ярышта 2016 һәм 2017 елларда мактау баскычына күтәрелгән әле үсмер көрәшчеләр – бүген инде буй җиткән егетләр! 23 июньдә Казанд...

Инсаф, Динар, Фарис һәм Альберт... “Сабантуй” журналы призына уза торган ярышта 2016 һәм 2017 елларда мактау баскычына күтәрелгән әле үсмер көрәшчеләр – бүген инде буй җиткән егетләр! 23 июньдә Казанда узган Дөнья беренчелегендә үзебезнең батырлар белән кабат очрашырга насыйп булды.


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Чемпионы Мира 2019 г.🌏 @batirlar_ @koresh_rt


Публикация от Инсаф Габдрахманов (@insaf_gabdrakhmanov)




Безнекеләр


Инсаф Габдрахманов – Саба районы егете. Журналыбыз призына ике ел элек узган ярышта иң җиңел авырлык үлчәвендә икенче урын яулаган иде ул. Инде хәзер һәм кабат иң җиңелләр арасында Дөнья беренчелеген отты. “Тренерым – Илдар абый Ермолаевка рәхмәт. Бар булган осталыкка ул өйрәтә”, – дип, батыр калу серен җиңел генә аңлатты Инсаф.
Гаиләдә үзеннән кала тагын ике энесе – Илфар белән Ильяс та көрәшә икән. Биш яшьлек Илфирны да үзләренә кушылуын көтәләр.
...Келәм читен уллары өчен сөенгән, борчылган, шатлыктан елаган әти-әниләр бизәде. Алар арасында Инсафның әнисе Гүзәлия дә бар иде. “Борчылсам да киләм һәм улларым белән горурланып кайтам”, – ди биш бала әнисе.
– Үзем ирешмәгән җиңүләрне улым яулый, – дип куана заманында үзе дә бил алышкан Радик әфәнде чемпион улы Инсаф өчен сөенеп. – Ярый әле улларым көрәшә!
Журнал призына уза торган көрәш димәктән, быел Дөнья беренчелеген откан Альберт Сәхәбиевның (Зәй) ул турнирда – ике, Динар Әүхәдиев (Түбән Кама) белән Фарис Хуҗинның (Актаныш) берәр тапкыр чемпион булганы һәм икенче урын яулаганнары бар.

Чемпионнар


Ил данын яклаган 9 көрәшченең икесе генә чит төбәк көрәшчеләре иде. Чувашиядән Инсаф Хәкимов – бронза медаль яуласа, Башкортстан көрәшчесе Илвир Хисмәтуллин “алтын”лы булды. Ә татарстанның 7 көрәшчесе дә җиңүне кулдан ычкындырмады.
– Җиңелү ихтималы барлыгын чамалаган идек. Чөнки көндәшләр дә көчле, – ди ярыш алдыннан яшьләр җыелмасы белән җыеннар уздырган Казанның Авиатөзелеш районында эшләүче тренер Илһам Волков. – Әмма медальнең икенче ягы да бар бит әле. Беренче тапкыр уздырылган Дөнья беренчелеге аша безнең көрәш тагын бер баскычка югары күтәрелә, алга таба яшьләрне келәмгә тартырга булышачак. Медальләрне санаудан бигрәк, менә шунысына сөенергә кирәк.

Яшьләр арасында дөнья беренчелеге җиңүчеләре:


55 кг – Инсаф Габдрахманов (Росия)


60 кг – Алексей Левабий (Халыкара көрәш федерациясе әлеме астында чыгыш ясады)


65 кг – Эмил Мәүлин (Россия)


70 кг – Искандәр Гарифҗанов (Россия)


75 кг – Артур Зарипов (Россия)


80 кг – Динар Әүхәдиев (Россия)


85 кг – Илвир Хисмәтуллин (Россия)


90 кг – Фарис Хуҗин (Россия)


110 кг – Альберт Сәхәбиев (Россия)



“Максатчан һәм үҗәт булсыннар”


Яшьләрнең Дөнья беренчелеге ир-атлар арасында Дөнья чемпионаты белән бергә уздырылды. Үсеп килүче буынга дөньякүләм мәйдан тоткан батырлар белән танышу өчен моннан да яхшы мөмкинлек табып булмас иде, мөгаен.
–  Татар көрәшенең дөнья аренасына чыгуы куандыра. Бөтен көрәш төрләрен берләштереп ниндидер бер үрнәк спорт төре барлыкка китерсәк тә начар булмас иде, – ди бу уңайдан танылган көрәшче, Татарстанның атказанган спорт остасы Рәшит Сәмигуллин.

Легендар көрәшчедән балаларны ничә яшьтән келәмгә тарту кирәклеге турында да сораштык.
– Көрәш белән шөгыльләнә башлау өчен аерым бер яшь юктыр инде ул, – ди Рәшит абый. – Һәркемнең организмы үзенчә бит: кемдер 7 яшьтән үк спорт түгәрәкләренә йөри башлап гомер буе дәвам итә, ә кемдер 11 сыйныфтан соң гына ныклап тотына. Беренче чиратта кешенең характеры ныклы булуы мөһим. Максатчан, үҗәт, тырыш кешеләрнең характерлары яшьтән үк формалашадыр инде ул. Шәхсән үзем хәзер спорт белән түгел, ә физкультура белән шөгыльләнәм. Өйгә кайткач көн саен 1 сәгать булса да шуңа вакыт сарыф итәргә тырышам.
...Кече яшьтән шөгыльләнү димәктән, Дөнья чемпионатының абсолют авырлыкта җиңүче булган Фирдүс Зәйнуллин: “Моннан да зуррак җиңү була алмый, шуңа ирешү өчен Казан Сабантуеннан да баш тарттым”, – дип сөенгән арада, аның тренеры Фәрит абый Шәйхетдинов: “Фирдүс биш-алты яшьтән минем кул астында шөгыльләнде. Җиңүгә юл кечкенәдән үк салына”, – дип куанды. Батыр булуының сере шулдыр, мөгаен!
Җәүдәт Миннәхмәтов, Халыкара билбаулы көрәш федерациясе президенты:
– Көрәш ул безнең өчен – халкыбыз тарихы, гореф-гадәтләребез, төрки-татар халкының уй-фикерләре һәм күңел халәте чагылышы. Көрәштә агрессиягә урын юк, биредә осталык һәм акыл бәрабәренә җиңү яулана.


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев