Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь буын халкыбыз йолаларын саклармы? /фотолар/

22 март көнне Чистай шәһәрендә «Моңлы тамчы» балалар фольклор коллективларының республика фестивале узды. Әлеге фестиваль ярдәмендә халык традицияләрен яшь буынга таратырга, балалар арасында фольклор...





22 март көнне Чистай шәһәрендә «Моңлы тамчы» балалар фольклор коллективларының республика фестивале узды. Әлеге фестиваль ярдәмендә халык традицияләрен яшь буынга таратырга, балалар арасында фольклор хәрәкәтен үстерергә телиләр.




Бу чара инде 5 ел рәттән язгы каникуллар вакытында уздырыла. Моңа кадәр ул Кукмара, Тәтеш, Бөгелмә, Тукай районнарында үткәрелгән. Фестиваль дәвамында катнашучылар үзләренең туган телләрендә милли йолалары турында сөйли, милли бәйрәмнәреннән өзекләр күрсәтә.


«Тәңкәләр» профессиональ яктан үсәргә тели


«Моңлы тамчы»да Чистай районының Бахты авылын «Тәңкәләр» фольклор ансамбле тәкъдим итте. 2016 елда оештырылган ансамбльгә 5 малай һәм 5 кыз йөри. Район конкурсларында еш катнаша алар. Республика дәрәҗәсендә үткәрелә торган керәшен конкурсларында, «Шома бас» бәйгеләрендә чыгыш ясаганнары бар. «Туым жолдызы» конкурсында – 3нче, 2016 елда районның «Золотой микрофон» конкурсында 2нче урын алганнар.


«Моңлы тамчы» фестивалендә «Тәңкәләр»гә йөри торган малайлар һәм кызлар үз авылының тарихы турындагы легенданы күрсәтте. Авылларының исеме дә үзенчәлекле Бахты елгасы исеме белән аталган. Ул «бәхет», «шатлык», «байлык» дигәнне аңлата.




«Тәңкәләр» ансамбленә йөрүчеләр барысы да бик актив. Алар музыкаль мәктәпкә йөриләр. Фортепиано, балалайка, баян кебек музыкаль инструментларда уйныйлар. «Ансамбльгә йөргәч, әти-әниләре дә балаларны профессиональ рәвештә үстерергә тели. Шуңа алар атнага ике тапкыр Чистай шәһәрендәге музыкаль мәктәпкә йөри,” – ди «Тәңкәләр» ансамбеленең җитәкчесе Анна Акманова.


Бөгелмәдән бирле килгәннәр


Фестивальдә катнашучылар арасында Бөгелмә шәһәренең балалар фольклор ансамбле дә бар иде. Анда төрле милләт вәкилләре – рус, татар, мордва балалары йөри. Әлеге коллектив 5 яшьтән алып 18 яшьлек балаларны берләштерә. Быелның көзендә балалар фольклор ансамбленә 10 яшь тула. Коллективның исеме дә үзенчәлекле – «Валдо лей». Мордва теленнән татарчага «Чиста гөрләвек» дип тәрҗемә ителә. Репертуарларындагы җырлары мордва телендә генә түгел, рус, украин жырлары да бар.




Даниил Ряжев һәм Данил Крюков бу ансамбльгә бик теләп йөри. «Без монда төрле җырлар өйрәнәбез. Оренбург өлкәсендәге Северное бистәсендә уздырылган Чәй һәм бал бәйрәменә бардык. Анда бигрәк күңелле булды», – ди малайлар.


«Сәхнәдәш»ләр чын артист кебек!


Ә «Сәхнәдәш» балалар фольклор коллективына йөрүче балалар – Чистай районы Татар Баганалысы авылыннан. Шушы төркемгә барлыгы 10 укучы йөри. «Сәхнәдәш» балалар коллективы оешуына әле 2–3 ел гына.


– Милли традицияләребезне онытмас өчен, аларга шушы йолаларны өйрәтәбез. Клубыбызда музей да эшләп килә. Чыгыш ясаганда, бу экспонатларны кулланабыз. Күптән түгел Нәүрүз бәйрәмен бөтен йолаларына туры китереп үткәрдек. Балалар татар халык уеннарын уйнады, коймак пешердек. Казан астында ботка пешереп, кунакларны да сыйладык, – ди Татар Баганалысы мәдәният йорты методисты Венера Гатиятуллина.


“Моңлы тамчы” фестивалендә алар Бәби туе йоласын күрсәттеләр. Татар халкында бәби тугач, аны ничек каршы алалар, нинди теләкләр телиләр – укучылар барысын да сәхнәләштерде. Балалар халкыбызның бу традицияләрен күреп һәм белеп үсәләр.






Чарада Татарстанның 16 районыннан 300 кеше катнашты. Киләсе елда фестиваль Буа районында узачак.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев