Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь инспекторлар җиңү алып кайтты

 8 июньдә Владивостоктан Казанга җиңү белән 18 нче мәктәп укучылары кайтып төште. Алар – "Куркынычсыз тәгәрмәч-2016" яшь инспекторларның Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре. 77 команда 350 катнашучы арасы...

 
8 июньдә Владивостоктан Казанга җиңү белән 18 нче мәктәп укучылары кайтып төште. Алар – "Куркынычсыз тәгәрмәч-2016" яшь инспекторларның Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре. 77 команда 350 катнашучы арасында беренче булу зур көч һәм хезмәт таләп иткән.
Россия төбәкләреннән килгән 400гә якын мәктәп укучысы арасында җиңүче булу җиңел түгел. Тик безнекеләр сынатмаган. Аларның җиңүләрен уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов килде.үрт көн дәвам иткән сынауда Казанның 18 мәктәп укучылары – Халисә Абашева, Екатерина Сергеева, Шамил Миңнеханов, Егор Сафин – җиңүне беркемгә дә бирмәгән. Шул сәбәпле, аларга быел көзен Европада бөтен ил данын якларга туры киләчәк. Конкурста беренче урынга лаек булган Татарстан командасы һәм икенче урынны алган Липецк командасы Чехиядә юл хәрәкәте кагыйдәләре  буенча Европа белем бирү конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк.
– Конкурста барысы да җиңел генә булмады. Беренче көндә, икенче көннең яртысында без өченче урында бардык. Бары аннан соң гына вәзгыять уңай якка үзгәреп, без иң яхшысы булдык. Беренче ярдәм күрсәтү станциясендә штраф балларын алдык. Ләкин быел бар хөкемдарлар да бик кырыс хөкем итте. Күп кенә төбәкләр бездән начаррак чыгыш ясады. Шуңа хәтта бу этапта, штраф балларына карамастан, без беренче булдык, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы пропаганда бүлеге инспекторы Любовь Волкова.
Бу – Татарстан укучыларының беренче җиңүе генә түгел. Соңгы елларда республиканың яшь инспекторлары илебезнең данын халыкара ярышларда яклады.
– Барлык биремнәр дә шактый авыр иде, аеруча медицина юнәлеше буенча. Мисал өчен, артериаль кан китүне туктатып, бинокуляр бәйләвеч (повязка) ябарга кирәк иде,  – дип уртаклаша хис-кичерешләре белән Егор Сафин.
Республика командасы биш этапның өчесендә бөтен ярышлар буенча да беренче урынны алган. Бу сынаулар бәйге ярышлары буенча каралган була. Җитмәсә, Татарстан данын яклаучылар шәхси абсолют зачетта та беренче булган. Юл хәрәкәте өлкәсендә шактый остарган Казан укучылары үзләрен юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешегә беренче  ярдәм күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, юл кагыйдәләрен белүдә сынаган. Ә Халисә Абашева белән Шамил Миңнеханов шәхси исәптә Россия чемпионнары булган.
– Миңа иртәнге алтынчы яртыда безнең командабызның Россия чемпионнары булуы, ә Халисәнең медалист булуы турында СМС-хәбәр алу куанычлы иде. Минемчә, бу җиңүне яулар өчен күп хезмәт куелган. Алар бик җаваплы тренер белән шөгыльләнде. Ул безнең балаларны "Динамо" базасында казармадагы кебек яшәү шартларына куйды, дияргә була. Миңа Халисә иртәнге 6да торуларын, аннан соң зарядка ясауларын, ГТО нормаларын тапшырулары, кыш көне булса, кар чистартуларын, аннан иртәнге аш, аннан соң гына дәресләр башлануы турында сөйләде. Көн саен шулай иде. Беренче вакытларда тезләрен канатып кайта иде. Мин исә: "Бу эш белән шөгыльләнүеңне туктат, нәрсәгә ул сиңа?" дип әйтә идем. Ләкин юк, ул тырышты, – дип сөйли Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Хәзер җиңүчеләрнең, барлык укучыларныкы кебек, каникуллары башланды. Ләкин гадәти укучыларның җәйге ялы өч ай дәвам итсә, яшь инспекторларның каникулы инде июльдә үк тәмамлана. Чөнки аннан соң алар Чехиядә узачак конкурска әзерләнәчәк. Анда да Татарстанныкылар сынатмаячагына шик юк. Чөнки былтыр Австриянең Вена шәһәрендә узган Европа белем бирү конкурсында республикабыз командасы беренче урынны яулаган.
Чыганак: Интертат.ру


[gallery ids="1005,1004,1003"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев