Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь инспекторлар журналистка әверелә!

Юл йөрү хәрәкәте инспекторының журналистка әверелгәнен кайчан күргәнең бар? Хәзер яшь инспекторлар хокук бозучыларны шелтәли дә, шул ук вакытта репортаж-интервьюлар да яза ала. Мондый уникаль хокук Та...

Юл йөрү хәрәкәте инспекторының журналистка әверелгәнен кайчан күргәнең бар? Хәзер яшь инспекторлар хокук бозучыларны шелтәли дә, шул ук вакытта репортаж-интервьюлар да яза ала. Мондый уникаль хокук Татарстандагы Яшь инспекторлар хәрәкәтендәге укучыларга бирелде. 4 декабрьдә республикабызда Яшь инспекторларның балалар матбугат үзәкләре ачылды.


Быел Россиядә яшь инспекторлар хәрәкәте эшчәнлегенә 45 ел тула. Ил буйлап аларның балалар матбугат үзәкләре ачу идеясе дә шул уңайдан барлыкка килгән.
Хәзерге вакытта Мәскәү, Липецк, Кемерово, Грозный, Санкт-Петербург, Төмән шәһәрләрендә, Кырым республикасында Яшь инпекторларның балалар матбугат үзәкләре ачылган. Алардагы матбугат үзәкләрендә 200гә якын бала шөгыльләнә. Укучылар материаллар яза, сюжетлар төшерә. Ә Татарстанда бу хәрәкәт өч калада – Казан, Яр Чаллы, Әлмәттә алып барылачак. Инде башлангыч этапта ук республикабызның яшь инспекторлары блогерлык буенча берничә идея белән чыккан.
Балалар матбугат үзәкләренең төп бурычы – грамоталы, законнарны төгәл үтәүче юл хәрәкәте катнашучыларын тәрбияләү, яшь инспекторлар хәрәкәтен популярлаштыру. Укучылар матбугат үзәкләре аша юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгы турында башкаларга сөйләячәк, журналист һөнәре белән танышачак, иҗади мөмкинлекләрен сынаячак, “Добрая дорога дества” газетасының автордашлары булачак.

Тантаналы ачылыш вакытында ук яшь инспектор-журналистлар чирканчык алды – Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров,  Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов,  «STOP-газета» һәм «Добрая Дорога Детства» бөтенроссия басмаларының баш мөхәррире Алла Cуражевская белән интервью уздырды.
– Юбилей елы уңаеннан, без «Добрая Дорога Детства» командасы белән бергә бөтен төпләмәне карадык. Басмабызга – 20 ел, шушы вакыт эчендәге тәҗрибәне анализладык. 45 ел – зур сан. Без замана балаларының ихтыяҗларын исәпкә алып, заманча әйбер уйлап табарга кирәклегенә төшендек. Аларга блогер булу, социаль челтәрләрдә утыру, экранга чыгу кызык. Планеркада туган проектны Россия Эчке эшләр министрлыгынң дәүләт автоинспекциясе, Мәгариф министрлыгына тәкъдим итеп, хуплау таптык. Бу матбугат үзәкләре яшь инспекторлар хәрәкәте тарихында яңа этап булачак, – дип аңлата юл хәрәкәте иминлеге юнәлешендә чыгарыла торган «STOP-газета» һәм «Добрая Дорога Детства» бөтенроссия басмаларының баш мөхәррире Алла Cуражевская.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев