Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшеллек акылны арттыра

Урман-парклар янында яшәүче балалар акыллырак. Бельгия галимнәре уздырган тикшеренү шуны күрсәткән.

Урман-парклар янында яшәүче балалар акыллырак. Бельгия галимнәре уздырган тикшеренү шуны күрсәткән. Белгечләр 10-15 яшьтәге 600дән артык баланы тикшергән. Урман тирәсендә яшәүчеләрнең IQ дәрәҗәсе югарырак булып чыккан. Алай гына да түгел, бала яшәгән тирәдә яңа парклар пәйда булса, агачлар утыртылса да IQ күтәрелгән. Яшеллек баланың хәтерен һәм игътибарлылыгын арттыра, тынычландыра, ди галимнәр.

Моңа кадәр белгечләр баланың үсешенә физик күнегүләр, дөрес туклану, көндезге йокы һәм позитив уйларның уңай тәэсир итүен дәлилләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев