Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшьләр көне белән!

Бүген Россиядә Яшьләр көне.Бәйрәм РФның беренче Президенты Борис Ельцинның  1993 елның 24 июнендә имзаланган "Яшьләр көнен бәйрәм итү турындагы" 459нчы карары нигезендә билгеләп үтелә. Бәйрәм итү башл...

Бүген Россиядә Яшьләр көне.


Бәйрәм РФның беренче Президенты Борис Ельцинның  1993 елның 24 июнендә имзаланган "Яшьләр көнен бәйрәм итү турындагы" 459нчы карары нигезендә билгеләп үтелә. Бәйрәм итү башлангычы белән РФ Яшьләр эшләре комитеты һәм Илкүләм яшьләр берләшмәләре советы чыккан.


Яшьләр көне Россиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә бәйрәм ителә, аларның һәркайсы үзенең бәйрәм датасын билгеләгән. БМОның 1999 елның 12 августындагы резолюциясе белән расланган Халыкара яшьләр көне дә бар.


Рөстәм Миңнеханов үзенең Вконтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендәге битләрендә Яшьләр көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды. Үзенең постында ул “Татарстан үз яшьләре белән горурлана ала! Яшьләрне һәм күңелләре белән һәрвакыт яшь калучыларны котлыйм!” дип язган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев