Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әйдә, «Сабантуй»га экскурсиягә!

Балалар редакциясе белән танышырга 165нче "Адымнар" күптелле мәгариф комплексының 2 сыйныф укучылары килде.

Мәктәптә укулар башлану белән, “Татмедиа” бинасының 9 катындагы балалар студиясе икенче сулыш алды, студиябез җанланды. Балаларның самими көлгән тавышларын ишетү безнең өчен чын бәйрәм. Безгә мәктәп укучылары экскурсиягә килә башладылар. Бүген дә бер төркем укучылар кунак булдылар. Балалар редакциясе белән танышырга 165нче "Адымнар" күптелле мәгариф комплексының 2 сыйныф укучылары килде.

Нәни кунакларны “Салават күпере” һәм “Сабантуй” балалар журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова каршы алды. Балалар һәр редакциягә кереп, андагы журналист апалар, журналларның тарихы белән таныштылар. Зилә апа аларга басмадагы сәхифәләр турында тәфсилләп сөйләде, видеоларны күрсәтте. Игътибар белән тыңлап утыручы балаларга сораулар биреп, җиңүчеләргә бүләкләр дә өләште. Ә сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачты, ял иттеләр. Үзләре язган беренче шигырьләрен сөйләделәр, талантларын күрсәттеләр. Кемдер җырлый, кемдер скрипкада уйный, кемдер балет белән шөгыльләнә – һәр бала талантлы. Аларның барысын да тагын бер нәрсә берләштерә – алар “Сабантуй” журналын яратып укыйлар икән. Шундый сәләтле, зирәк-тапкыр укучыларыбыз булуына без дә бик тә шатландык.   

Дуслар! Ә сезнең безнең редакциядә кунак булганыгыз бармы? Юк икән, тизрәк безгә языгыз! Әйдәгез, очрашыйк!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев