"Йолдызлар яңгыры" башлана - метеор күзәтүчеләргә 5 киңәш

Һәр елның җәй ахырларында һәм көз айларында төнге күк йөзен «йолдызлар яңгыры» бизи. Әлбәттә, чынлыкта бернинди дә йолдызлар яумый. Бу күренешнең дөрес атамасы – метеор өере.


Җир планетасы тирәсендәге Галәми пространство буш түгел, анда бик күп күләмдә космик тузан һәм башка җисемнәр бар. Еш кына бу тузан һәм җисем кисәкчәләре безнең атмосферага төшә. Атмосферага эләккән һәрбер тузан кыйпылчыгы, атмосфера атомнары белән бәрелешеп, таркала. Нәтиҗәдә яктылык барлыкка килә һәм тузанчыкның эзе һавада сузылып кала. Космик тузан бөртегенең атмосферага эләгеп, яктылык чыгаруын метеор дип атыйлар да инде.


Йолдызларның күпләп атылу күренешләре һәр елның берүк чорында кабатлана. Космик тузанны тулы бер тузан болытлары һәм комета калдыклары хасил итә. Гадәттә, метеор өерләрен бу «яңгырның» үзәгенә туры килгән йолдызлык хөрмәтенә атыйлар. Җирдән караганда, йолдыз яңгыры нәкъ шул йолдызлыклардан ява кебек. Мондый яңгырлар даими рәвештә, хәтта ай саен диярлек була, ләкин аларны күзәтү өчен уңайлы вакыт гел туры килми. Ә җәй ахыры исә күктән төшкән «йолдызларны» санап, теләкләр теләү өчен иң кулай чор: караңгы иртә төшә, ләкин төннәр әле җылымса һәм аяз була.


Тузан болыты зур һәм тыгыз булса, метеорлар да күп һәм якты булачак. Әйтик, августта ява торган Персеидлар һәм декабрьдә килүче Геминидлар шундыйлардан. Ләкин чынлыкта ел дәвамында берничә дистә метеор өерен күрергә мөмкин. Шулай да, Персеидлар – иң матурлары. Алар августның беренче яртысында аеруча күп. Ә 11-12 августта исә бу яңгырның иң күп “койган” вакыты: сәгатенә 100 йолдыз җиргә “төшәчәк”.


Метеор өерләренең яву тәртибе


Geminid метеор өеме

Декабрьдәге Геминид агымы



28-29 июльдә – дельта-Акваридлар


Бу агым 21 июльдән 23 августкача бара. Иң куәтле чагы – 28еннән 29 июльгә каршы булган төн. Дөрес, Көньяк ярымшарда яшәүчеләр аны яхшырак күрә алачак. Бу агым бик көчле түгел, “йолдызлары” да күп атылмый.


29 июльдә – альфа-Каприкорнидлар


Шушы көнне башлана. Монысы да бик көчле агым түгел, сәгатенә 5 кенә метеор төшәчәк. Ләкин ул җитәрлек дәрәҗәдә якты, өстәвенә, безнең илдә дә яхшы күренәчәк. Метеорлар Кәҗәмөгез йолдызлыгында ява башлый.


12-13 августта – Персеидлар


Иң матур һәм иң якты йолдыз яңгыры. 17 июльдән 24 августка кадәр бара. Йолдызлары Персей йолдызлыгыннан “коела”.


21-22 октябрь – Орионидлар


Сәгатенә 20-25 метеор төшә. Алты ел элек бик куәтле булып яуды. Үзәге Орион йолдызлыгында урнашкан.


13-14 декабрь – Геминидлар


Персеидлардан кала икенче урында торучы матур яңгыр. Бик якты метеорлар ашыкмыйча гына җиргә төшәләр. Сәгатенә 100 “йолдыз”га кадәр явырга мөмкин. 2016 елда тулы Ай белән туры килә. Үзәге Игезәкләр йолдызлыгында урнашкан.


Йолдыз яуганын күзәтүчеләргә 5 киңәш


1. Метеор өерен күзәтү өченмахсус әсбаплар кирәк түгел. Бинокль һәм телескоплар метеор агышларына карарга комачаулый гына, чөнки алар күрү мөмкинлеген берничә градус белән чикли.


2. Йолдызлар яңгырын шәһәр утлары, прожекторлар һәм яктыртып торган реклама урыннарыннан читтә күзәтү яхшырак булыр. Шәһәр кырына чыксагыз, барлык яктырту җиһазларын, телефон фонарьләрне сүндерергә кирәк. Шул очракта гына сезнең күзләрегез, караңгыга тулысынча өйрәнеп, зәгыйфь метеорларны да күрә башлар.1. Метеор өерен күзәтү өченмахсус әсбаплар кирәк түгел. Бинокль һәм телескоплар метеор агышларына карарга комачаулый гына, чөнки алар күрү мөмкинлеген берничә градус белән чикли.


3. Метеор өерләрен күзәткәндә өер чыга торган ноктага – радиантка гына карап утыру мәҗбүри түгел. Бөтен күк йөзен күзәтү өчен уңайлы булган бер урын табыгыз. Кайчан һәм кайсы урыннан йолдыз «төшәчәген» белеп булмый бит. Шуңа да Персеидлар йолдыз яңгыры артыннан күзәтү өчен иң шәп урын – ачык пространство.


4. Игътибарлы булыгыз! Метеорлар тиз оча! Әйтик, Персеидлар, Җир белән якынча 62 чакрым/секунд тизлек белән бәрелешә торган җитез метеорлар, шуңа күрә дә аларның очу вакыты – бик кыска, секундтан да кыскарак була торган күренеш.


5. Персеидларны ятып күзәтү уңайлырак. Басып яки утырып һәм башыгызны аударып күккә карау рәхәт түгел. Август төннәре әкренләп суына бара, шуңа күрә җылы кием кияргә дә онытмагыз.


Сәлимҗан Сәүбәнов мәкаләсе


Гыйлем.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры.  Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
    2485
    0
    1