Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Йолдызлы балалар ничек киенә

Танылган җырчыбыз Алсу ике кызчыкның әнисе.Сәфинә һәм Микелла әниләре кебек җырларга яраталар икән. Кызларга бертөрле киенергә ошый, әмма әниләре белән охшаш күлмәктән булу аларга аеруча шатлык китерә...

Танылган җырчыбыз Алсу ике кызчыкның әнисе.

Сәфинә һәм Микелла әниләре кебек җырларга яраталар икән. Кызларга бертөрле киенергә ошый, әмма әниләре белән охшаш күлмәктән булу аларга аеруча шатлык китерә. Алсу үзе нәфис кием-салым ярата, кызларның да шул стильгә тартылулары гаҗәеп түгел. Сәфинә һәм Микелла гардеробында принцесса күлмәкләре шактый, алар тыныч һәм якты төсләрдә, атлас һәм челтәрле, билгә сыланган, яисә кабартылган. Кызлар күлмәк сайлау белән генә туктап калмый, үз образларын чәчләренә матурдан-матур ташлар, тасмалар куеп тулыландыра. Джинс чалбар, свитшотлардан да баш тартмыйлар икән. Бертөрле киемнән булу күңелләренә хуш килгәнне Сәфинә һәм Микелла бергәләп беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаганда күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев