Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Динә ханым Латыйповага онык сөю бик тәтеми икән

– Ике игезәк кызыбыз бар – Динара һәм Илнара. Динара күптән гаилә корды. Ике баласы бар. Өлкән оныгыбыз Хәлилгә 6 яшь тула, ә Хафизга нибары 6 ай. Хәлил күптәннән хоккей белән шөгыльләнә. Быел, конкур...

– Ике игезәк кызыбыз бар – Динара һәм Илнара. Динара күптән гаилә корды. Ике баласы бар. Өлкән оныгыбыз Хәлилгә 6 яшь тула, ә Хафизга нибары 6 ай. Хәлил күптәннән хоккей белән шөгыльләнә. Быел, конкурс нигезендә, «Ак барс» балалар командасына үтте, анда йөри хәзер. Аннан тыш, бассейнга йөри, инглиз телен өйрәнә, мәктәпкә әзерләнү курсларына да җитешә. Без – гастрольләрдә, әнисе яшь бала белән, әтисе – эштә, кодагыйлар да яшь, эшләп йөриләр... Шуңа күрә, Хәлилне йөртергә махсус бер егетне ялладык. Бер түгәрәген дә калдырмый, һәр дәресенә йөри.

Ике кыз үстергәч, «Улым» дип дәшү кыен кебек иде. Ә хәзер шулкадәр ияләштек! Хәтта кызларга да «Улым» дип дәшәбез. Әйтәсе килгәнем шул: бер бала тәрбияләгән әти-әнигә бик авыр. Ул очракта бала бөтен вакытыңны ала. Син – аңа иптәш, аның белән уйнарга тиешсең. Ике-өч балалы гаиләдә күпкә җиңелрәк. Анда берсе өчен берсе үлә язып тора, бөтен әйбер дә уртак, эгоизм дигән әйбер бөтенләй юк. Безгә ике кыз белән бөтенләй рәхәт булды, бергә уйнап, дус үстеләр. Шуңа да, бер генә балалы гаиләләрне кызганам. Әлбәттә, араларында бераз көнчелек сизелә. Әмма ул вакытлыча гына. Хафизны сөя башласак, Хәлил шундук кочагыбызга кереп сыена.
Дәү әни булуы рәхәт. Тик, кызганыч, теләгәнчә күп вакытны оныкларга бүлеп булмый: шәһәрләр, гастрольләр, концертлар...
 
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев