Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Замирә Рәҗәпованың улы Данилның бер җитешмәгән җире юк. Видеоны карыйбыз:

Алып баручы, режиссер, бәйрәмнәр оештыручы Замирә Рәҗәпованың бер яшьлек улы Данил әнисенә зур “ярдәмче”. Бер җитешмәгән җире юк. Видеоны карыйбыз:[embed]https://www.instagram.com/p/BUMEGRwlHu4/[/embe...

Алып баручы, режиссер, бәйрәмнәр оештыручы Замирә Рәҗәпованың бер яшьлек улы Данил әнисенә зур “ярдәмче”. Бер җитешмәгән җире юк. Видеоны карыйбыз:
[embed]https://www.instagram.com/p/BUMEGRwlHu4/[/embed]
[embed]https://www.instagram.com/p/BQSqo9ygELT/[/embed]
[embed]https://www.instagram.com/p/BUACxkBFqgL/[/embed]
– Улыбыз Данил би-и-ик актив бала! Бер җитешмәгән җире юк. Күзеңне йомып ачарга да өлгерми каласың, әллә кайларга барып җитеп, берәр этлек эшләп куя. Әле гөл савытында балчыкны бушата, әле порошокларны чәчеп уйный. Артыннан җыештырып җитешә алмыйм. Олы улым Аяз белән яшь аермалары ун ел. Аяз ничектер тынычрак иде. Әллә онытылганмы шунда. Әмма Данилда әрсезлек дигән нәрсә бар. Күзләре уйнап тора, – ди Замирә.

Әлеге видеолар астына кызыклы гына комментарийлар да калдырганнар.
Алсу Хәкимова:
– Минем улым диванга шикәр комы түккәне бар. Утырып еладым башта. Аннан җыештырдым. Әле су түккән иде. Анысында еларга вакыт булмады. Фен белән диван киптердем.
Энҗе Кашапова:
- Минем мондый вакытларын искә дә аласы килми.
Дамирә:
- Әрләшмә, мамаша! Шулай булмагач, ни кызык! Маладис, Данил!
Азат Фазлыев:
– Молодец, энекәш! Булдыра торган егет! Хөрмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев