«Зарница 2.0»
Яшүсмерләр өчен «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уены старт алды.
Әлеге проектны «Алдынгылар хәрәкәте» гамәлгә ашыра. Быел уенда республиканың 82 меңгә якын яшүсмере катнашыр дип көтелә.
«Зарница 2.0» берничә этапта узачак. Хәзерге вакытта мәктәпләр арасында сайлап алу туры бара. Соңыннан муниципаль, зона, төбәк һәм федераль этаплар үткәреләчәк.
Хәрби-патриотик уенда 7-17 яшьтәге мәктәп укучылары, шулай ук Россия төбәкләрендә яшәүче 18-21 яшьтәге колледж һәм техникум студентлары катнашырга мөмкин. Уен барышында катнашучылар яңа технологияләрне үзләштерә, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә, шулай ук Россия тарихы белән бәйле кызыклы мәгълүматлар туплый ала. Һәр командада 10 катнашучы булырга тиеш. Иң кечкенә катнашучыларны исә спорт уеннары белән беррәттән кызыклы викториналар да көтә. Шунысы кызык, хәрби уен булуына карамастан, әлеге проектны кызлар да үз итә. Егетләр белән беррәттән алар, ярышлардан курыкмыйча, сынауларны тиешенчә узып чыга.
Уенда катнашырга теләсәң, тизрәк гаризаңны http://зарница.будьвдвижении.рф. сайтында калдыр. Тулырак мәгълүмат белән шулай ук сылтама буенча таныша аласың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев