Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Здравствуйте, исәнмесез, hello” - берьюлы берничә тел өйрәтүче балалар бакчасыннан репортаж

Телләрне өйрәнү дәрес формасында түгел, ә көндәлек режим чараларының бер өлеше итеп уздырылганда балалар телләргә үзләре тартыла. Һәм бу әти-әниләр тарафыннан да теләктәшлек таба. Казанның 81нче балал...

Телләрне өйрәнү дәрес формасында түгел, ә көндәлек режим чараларының бер өлеше итеп уздырылганда балалар телләргә үзләре тартыла. Һәм бу әти-әниләр тарафыннан да теләктәшлек таба. Казанның 81нче балалар бакчасы педагогларының фикерләре шундый.

2014 елда ишекләрен ачкан “Карлыгач” балалар бакчасына 164 бала йөри. 15 педагог белем бирә. Биредә төп юнәлеш – полилингваль белем. Тәрбия һәм белем бирү татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барыла.
Балалар да безне “Здравствуйте, исәнмесез,  hello” дип каршы алды. Иртән килүгә дә, ашау, уен һәм йокы вакытында да, саубуллашып кайтып киткәндә дә, кыскасы, көнозын балалар һәм тәрбиячеләр рус, татар һәм инглиз телләрендә аралаша.
Балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Тәскирә Халикова әйтүенчә, башка милләт вәкилләренә толерант мөнәсәбәт уяту да өстенлекле юнәлеш булып тора. “Бу нисбәттән татар, рус милләтләре, инглиз телле чит илләрнең мәдәнияте белән дә таныштырабыз. Сөендерерлек нәтиҗәләребез дә бар. Өченче ел шөгыльләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары инде татар һәм инглиз телләрендә үзара диалог кора ала. Мәсәлән, рус балалары София, Аня татар телендә һәм инглиз телендә дә бер-берсе белән аралаша. Олы балалар төркеменә йөрүчеләр дә үзләре турында хикәя төзи ала”, - ди ул.


Татар теле укытучысы Кифая Сабитова балаларның дәресләргә теләп йөрүен әйтә. Рус балалары да гади сөйләм сүзләрен тиз отып кала, ди ул. “Татарча сөйләшәбез” методик кулланмасы буенча укытам, аны шактый отышлы дип саныйм. Аудио, видеоязмалары балалар өчен бик кызык. Интерактив тактада куллана торган анимацион сюжетлар балалар күңеленә бик хуш килә. Аннары дәресләрне уен формасында оештыру да үз нәтиҗәсен бирә”, - ди Кифая Сабитова.
Татар теле дәресләрендә татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән мөгаллимә мульфильмнар, төсле сурәтле китаплар аша таныштыра. Әскәр Тукайның Шүрәлесен куркыныч образ итеп күз алдына китерүен, шулай да аннан курыкмавын белдерде.
Инглиз телендә үзара мөрәҗәгать сүзләре иң нәниләрдән алып олы яшьтәгеләр төкемнәренә өйрәтелә.



“Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәсем килә: баштарак чит телдәге сөйләмне ишеткәч, балалар бераз югалып калды, акрынлап ияләштеләр. Бүген чит тел белән танышу салмак кына бара. Балалар авырдан кабул итмәсен өчен, ирекле формада, уен рәвешендә бара дәресләр. Диалоглар корабыз, аудиоматериаллар тыңлатам, инглиз телендә мультфильмнар күрсәтәм. Балалар үзеннән-үзе шулай тартыла. Ата-аналар да чит телнең балалар бакчасында өйрәтелүенә бик шат, ни дисәң дә, һәркем чит тел өстенлекле мәсьәлә булуын аңлый. Мәктәпкә килгәч тә, балага җиңелрәк булачак. Аның инде инглиз теленнән азмы-күпме белеме булачак, мәктәптә инглиз теле дәресе керә башлагач, бала үзен бөтенләй таныш булмаган мохиттә итеп тоймаячак”, - ди тәрбияче Ирина Әлмөхәммәтова.
Балалар көнкүреш сөйләм телен генә өйрәнеп калмыйлар, инглиз телендә төрле бәйрәмнәр дә үткәрелә, тәрбиячеләр бәйрәм чараларында да балаларның инглиз телендәге чыгышларын кертә. Бәйрәм рухына сөенеп, балаларның кызыксынуы тагын да арткан кебек була, ди ул.
Ирина Әлмөхәммәтова, үзе рус милләтеннән булса да, татарча сөйләшә ала. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне балаларга татарча сыйфатларга кушты ул. Балаларның барысы да бу биремне үтәп чыга алды.
Гомумән, полилингваль бакча икән, тәрбиячеләрнең өч телдә дә балалар белән аңлаша алырлык белеме булу шарт.
Биредә төшке аш алдыннан балалар бер-берсенә өч телдә “тәмле булсын”дип әйтә торган гадәт кертелгән. Аннан тәрбияченең инглиз телендәге фәрманы белән, балалар кашыгын, майлы күмәчен кулына ала һәм ашарга керешә. Ашап бетергәч, “рәхмәт” тә өч телдә яңгырый һәм тәрбияче балаларга инглиз телендә өстәл артыннан торырга куша. Урамда да балалар белән аралашу, үзара нәрсәдер әйтешү татар һәм инглиз телләрендә.
Өлкән тәрбияче Тәскирә Халикова ата-аналарның балаларның берьюлы берничә телне өйрәнүенә каршы булмавын, киресенчә, теләктәшлек күрсәтүләрен белдерде. “Әлегә 4 төркем шөгыльләнә, алга таба барлык төркемнәрнең дә өч тел буенча эшләвен максат итеп куябыз. Хәзерге вакытта телләр белү зур әһәмияткә ия”, - ди ул.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев