Үзәк стадион янында тиздән төп чыршы куелачак

Казанның 42 метрлы Яңа ел чыршысы Ярминкә мәйданында урнаштырылачак
Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Казанның төп чыршысы Үзәк стадион янында Ярминкә мәйданында куелачак, дип хәбәр ителә Казан мэриясы матбугат хезмәтендә. 
Быелгы чыршының озынлыга 42 метр булыр дип көтелә, ә бизәү өчен традицион "Шар", "Йолдыз", "Кристалл"лар кулланылачак. Шулай ук энергия саклаучы динамик гирляндалар да төп чыршыга ямь өстәргә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: