Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ЗТК җиңүчеләрен «КидСпейс»та бүләкләдек

40 еллык тарихы булган «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы»ның быелгы җиңүчеләрен балалар өчен һөнәрләр музее «КидСпейс»та бүләкләдек.

40 еллык тарихы булган «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы»ның быелгы җиңүчеләрен балалар өчен һөнәрләр музее «КидСпейс»та бүләкләдек.

ЗТК – «Сабантуй» журналындагы иң бай тарихлы рубрика. Аның барлыкка килүенә быел 40 ел булды. 1980нче елдан башлап, рубриканың алып баручысы Фәнсөяр Гыйлембаев, балаларга төрле биремнәр әзерләп, аларның зирәклеген, тапкырлыгын, төрле фәннәр һәм өлкәләрдә белемнәрен сыный. Мәсәлән, «Балыкның авырлыгын белү өчен, 8 килограммга аның үз авырлыгының яртысын кушарга кирәк. Балык ничә кило?» – дип сорый ул. Йә булмаса, «Кайчан без 2гә карап 10 дибез?» – дип кызыксына. Фәнсөяр Гыйлембаевның биремнәре балаларда логик фикерләү сәләтен үстереп кенә калмый, аларны эзләнергә, өстәмә мәгълүмат тупларга да этәрә.

Ел дәвамында ЗТКга йөзләгән хат килә. Клубта бөтен сыйныфлары белән катнашучылар да бар. Быел шуларның берсе – Кукмара районындагы Березняк мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары җиңүче исеменә лаек булды. Алардан тыш иң күп балл туплаучылар – Мамадыш районының Көек-Ерыкса мәктәбеннән Искәндәр Зиннуров, Саба районының Югары Симет мәктәбе укучысы Нәфисә Имамиева, Буа районы Аксу мәктәбе укучысы Алинә Сәмитова. Ә менә Казаннан Рүзәл Хәсәншин махсус дипломга лаек дип табылды. Ул «Сабантуй» журналы сайтының ЗТК рубрикасындагы барлык сорауларга да җавап биреп бара.

Җиңүчеләрне һөнәрләр музеенда бүләкләүнең берничә сәбәбе бар: белемгә омтылучан укучыларыбыз КидСпейста ял да итте, һөнәрләр турында белемнәрен дә баетты, үзләре өчен бик файдалы күнекмәләр дә туплады. Биредә аларга берничә уен станциясе тәкъдим ителде. Кем булып «эшләргә» теләүләрен балалар үзләре сайлады. Берәүләр төзелеш станциясендә таштан йорт салу серләренә төшенде, икенчеләр «автомеханик» булып, автомобиль ремонтлады, өченчеләр фермада мәш килде. Савылган сөт, җыелган йомырканы кибеткә илтеп бирделәр. Табиб һөнәрен сайлаучылар хастаханәгә коткаручылар алып килгән зыян күрүчене дәвалады. «Нефтьчеләрнең» эше дә бик кызыклы, күп мәгълүмат туплый торган булып чыкты. Шул рәвешле, балаларның һәркайсы кимендә өч станциядә булырга өлгерде.

Җиңүче балаларның барысы да беравыздан киләсе елда да «ЗТК» бәйгесендә катнашырга сүз бирде. Ә Фәнсөяр Гыйлембаев: «ЗТК яңа уку елында да үз эшен дәвам итәчәк, укучыларны тагын да кызыклырак биремнәр көтә», – дип ышандыра.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев