Беләсезме?

Сәлам, дуслар! Озын яллардан соң беренче уку көне ничегрәк узды? Укытучының сорауларына гына түгел, минекенә дә җавап бирергә әзерме сез? Иң элек алдагы биремгә нәтиҗә ясыйк. Аңа дөрес җавап бирүче бар! Ленинград блокадасы 872 көн дәвам иткән.
Бүгенге соравым нәфис гимнастика турында. Бу спорт төрендә нинди предметлар белән чыгыш ясыйлар, беләсезме? Белмәсәгез, “Сабантуй” журналының май санын көтегез! Анда нәфис гимнастика турында шәп язма булачак. 12 яшьлек чемпион кыз зур җиңүгә ирешү рецепты белән бүлешәчәк! Әлбәттә, минем сорауга да җавап табарсыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
-
Цитрус кабыгын ташламагыз! Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз әле.
-
Сөтле аш рецепты Сөтле аш җиңел ашлардан санала.