Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

Елга йомгак ясыйбыз

Минем сезгә берничә бик шәп хәбәрем бар.

Сәлам, дуслар! Минем сезгә берничә бик шәп хәбәрем бар.

Беренчедән, бүген XI тур җиңүчеләрен игълан итәчәкмен. Иң элек бу турның дөрес җавапларын беләсегез киләдер. Математик биремне барыгыз да дөрес үтәгән, афәрин! Дөрес җавап – 42.

Икенче биремдә бер песигә бер тычканны тоту өчен биш минут вакыт кирәк.

Ә менә өченче бирем авыррак булган, күрәсең. Әлеге сорауга җавап бирү өчен рәсем ясап карарга киңәш итәм. Аннан аңлашылганча, Шәвәли ике адым алга, бер адым артка атлап, 3 секунд вакыт үткәрә. Шушы вакыт эчендә арыслан читлегенә бер адымга якын килә. 5 адымга якын килү өчен аңа 15 секунд вакыт кирәк. Ә калган ике адымны тагын 2 секундта атлагач, ул инде читлек янында була.

Менә шул. Бу турда барлык сорауларга да дөрес җавап биреп, алтышар балл туплаучылар: Саба районы Югары Симет мәктәбе укучысы Нәфисә Имамиева, Мамадыш районы Көек-Ерыкса мәктәбе укучысы Искәндәр Зиннуров, Буа районы Аксу мәктәбе укучысы Алинә Сәмитова, Башкортостанның Кушнаренко районы Калтай авылыннан Зифа Нуриева. Ә менә Рүзәл Хәсәншин һәм Рияз Садретдинов өчәр балл җыйды.

Ә хәзер игътибар: икенче мөһим яңалык! “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның быелгы уку елындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Ел дәвамында “ЗТК”га йөзләгән хат килә. Клубта бөтен сыйныфлары белән катнашучылар да бар. Быел шуларның берсе – Кукмара районындагы Березняк мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары җиңүче исеменә лаек булды. Алардан тыш иң күп балл туплаучылар – Искәндәр Зиннуров, Нәфисә Имамиева, Алинә Сәмитова. Ә менә Казаннан Рүзәл Хәсәншин махсус дипломга лаек дип табылды. Ул «Сабантуй» журналы сайтының ЗТК рубрикасындагы барлык сорауларга да җавап биреп бара.

Бу укучыларны без ихластан котлыйбыз һәм 30 июль көнне Казанда балалар өчен “КидСпейс” һөнәрләр музеенда көтеп калабыз! Җиңүчеләребез өчен онытылмас ял әзерләдек!

Синең дә алар арасында буласың киләме? “ЗТК”да катнаш, биремнәрне дөрес үтә һәм җиңү яула! Яңа уку елының иң зирәк һәм тапкыр укучысы, бәлки, нәкъ менә син булырсың?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урра рэхмэт Сабантуй журналы, Фэнсояр Гыйлембаев.туземсезлек белэн котэбез очрашуны.Рузэл