Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

IX тур җиңүчеләре

ЗТКның IX турына йомгак ясыйбыз.

Сәлам, дуслар! Бүген ЗТКның IX турына йомгак ясыйбыз. Иң элек сезне уку елының тәмамлануы белән котлыйсым килә. Җәйне күңелле һәм файдалы үткәрегез! Ә без сезгә ярдәм итәрбез.

Шулай итеп, узган турның дөрес җаваплары мондый.

1. Бүлмәдә барлыгы 4 песи бар.

2. Каен җиләгенең бәясе – 1 сум.

3. Гаиләдә 4 малай һәм 3 кыз бар.

Ә дөрес җавап бирүчеләр икәү: Мамадыш районы Көек-Ерыкса мәктәбеннән Искәндәр Зиннуров һәм Саба районы Югары Симет мәктәбе укучысы Нәфисә Имамиева. Алар икесе дә 6шар балл җыйган. Котлыйм, зирәк һәм тапкыр дусларым! Сезгә алга таба да уңышлар телим! Башка укучылардан да хатлар көтеп калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев