Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

Кайчан азрак йоклыйсыз?

Яңа бирем.

Сәлам, дуслар! Бәрәңге турындагы соравыма дөрес җавап биргәнсез. Чыннан да, аның туган җире – Көньяк Америка. Бәрәңге Европага 16нчы гасырда гына үтеп кергән. Россиядә исә, гомумән, Петр I заманында гына пәйда булган. Ләкин аны халык өнәп бетермәгән. Күпләр бәрәңгенең алмаларын ашап агуланган. Шуңа да аны “шайтан алмасы” дип йөрткәннәр. 1835 елдан һәр гаилә бәрәңге үстерергә тиеш дигән кагыйдә керткәннәр. Әлеге боерыкны үтәмәүчеләрне сөргенгә - Бобруй крепостен төзергә җибәрә торган булганнар. Әкренләп халык бәрәңгенең ачлыктан коткаручы булуын аңлаган һәм әлеге яшелчә икенче икмәккә әверелгән.

Бүгенге соравым мондый: елның кайсы аенда кеше азрак йоклый?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Февраль аенда дип уйлыйм .февраль 28-29 кон генэ.Рузэл