Кем аерылып тора?

Сәлам, дуслар! Кычыткан күбәләген барыгыз да танып бетермәгән. Аны адмирал күбәләге белән бутаучылар бар икән. Кычыткан күбәләге – бездә иң еш очрый торган күбәләкләрнең берсе. Аның ни өчен шулай аталуын беләсегез килсә, әйтәм: әлеге төр күбәләк кортлары, күпчелек, кычыткан яфраклары белән туклана. Шуңа да бу күбәләкне кычыткан күбәләге дип йөртәләр.
Табигатьне өйрәнүне әле тагын дәвам итәрбез. Бүгенгә башка төрлерәк сорау әзерләдем. Уильям Шекспир, Джордж Вашингтон, Шерлок Холмс, Наполеон Бонапарт – әлеге шәхесләрнең кайсысы башкалардан нык аерылып тора?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры. Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.