ЗТК
Кем ул ихтиолог?
Фәнсөяр Гыйлембаев сезне тикшерә.
Сәлам, дуслар! Дөянең ни рәвешле сусыз яши алуын белдегезме инде? Алар суны өркәчләрендә сакламый икән шул! Бу хайванның өч ашказаны һәм аларда су саклау өчен махсус “кесәләр” бар. Дөя сусызлыктан интеккәндә бу “кесәләр” ачылып ябыла. Моннан тыш, дөя суны теләсә кайсы ризыктан алырга да сәләтле. Дөяләрнең тагын бер үзенчәлеге: алар бөтенләй тирләми диярлек. Менә шул!
Бүген сезнең һөнәрләрне ни дәрәҗәдә белүегезне тикшереп карыйм. Игътибар, сорау: кем ул ихтиолог?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Балыклар турында барысында белуче белгеч (балыкларнын урчуе,яшэулэре.....);грек телендэ ихтиос-балык логос -фэн дигэнне анлата.Рузэл
0
0