Ничә тапкыр кисәсе?

Сәлам, дуслар! Җиде кат үлчә ‒ бер кат кис, дигән мәкальне ишеткәнегез бармы? Бу сүзләр безне ашыкмаска өйрәтә, шулай бит? Ә менә сез ашыгасыз! Минем сорауларны кайвакыт игътибар белән укып бетермисез. Яисә җавапларыгызны тикшереп карамыйсыз. Алдагы биремне аңлатыйм әле. Кызы туганда әнисенә 23 яшь була (31-8=23). Аның ничә яшьтә кызыннан ике мәртәбә өлкәнрәк булуын белү өчен 23не икегә тапкырларга кирәк: 23*2=46. Димәк, хәзер әнисенә – 46, кызга 23 яшь.
Бүгенге бирем: ипине дүрт кисәккә бүлү өчен ничә тапкыр кисәргә кирәк?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.