Россиядә - беренче, Франциядә - икенче

Сәлам, дуслар! Мин бик шат! Ни өчен икәнен беләсезме? Сорауларымның җавапсыз калмавына сөенәм! Димәк, безнең укучыларыбыз арасында кызыксынучан, зирәк, тапкыр малайлар-кызлар бар! Аларның көн саен артуын телим!
Кызыл китап турындагы сорауга да дөрес җавап язгансыз. Чыннан да, иң беренче Кызыл китап 1963 елда бик кечкенә тираж белән дөнья күрә.
Бүгенге соравым мондый: Россиядә – беренче урында, ә Франциядә – икенче. Ул нәрсә?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
-
Цитрус кабыгын ташламагыз! Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз әле.
-
Сөтле аш рецепты Сөтле аш җиңел ашлардан санала.